Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Март
2026

Новости за 10.03.2026

Казандагы бер йортта яшәүчеләр күгәрченнәрдән зарлана

Intertat.ru 

Казанның Гаврилов урамындагы 30 йортта яшәүчеләр гадәти булмаган проблема белән очраша — арка гөмбәзен үз иткән күгәрченнәр шау-шу тудырып кына калмаган, антисанитария шартлары да барлыкка китерә. Бу районда егерме елдан артык яшәүче Светлана Закирова сүзләренчә, монда кошлар саны ел саен арта. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Читать дальше...

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Ел саен әниемне 8 Март бәйрәме белән зиратка барып котлыйм...»

Intertat.ru 

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов гаиләсе өчен Халыкара хатын-кызлар көне – бәйрәм түгел. Чөнки моннан 12 ел элек бу көнне артист иң якын кешесен - әнисен мәңгелеккә югалткан. Ришат Фазлыйәхмәтов ел саен бу көнне чәчәк бәйләмнәре күтәреп әнисенең каберенә бара. Бер кочак лалә чәчкәләрен каберенә алып барып тезгән, әнисе белән сөйләшкән үзәк өзгеч видеоны җырчы үзенең социаль челтәрләрендә дә күрсәтте.

Читать дальше...

Төмәндә Җәлилне искә алдылар: «Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык»

Intertat.ru 

Төмәндә «Муса Җәлил - герой-шагыйрь» исемле 1 нче шәһәр әдәби-музыкаль бәйге булган. Чарада 70ләп башкаручы катнашкан. Ул Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә узган һәм бөек шагыйрь һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган. Бу турыда «Яңарыш» газетасында чыккан язманы тәкъдим итәбез.

Читать дальше...

Отечественным мессенджером MAX пользуются около 1,5 млн жителей Татарстана

Intertat.ru 

Согласно данным на март 2026 года, отечественным мессенджером MAX пользуются около 1,5 млн жителей Татарстана. Об этом на брифинге в Кабинете Министров Республики Татарстан сообщил сегодня министр цифрового развития государственного управления, информационных технологий и связи РТ Илья Начвин.

Читать дальше...

MAX мессенджерын Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана

Intertat.ru 

2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.

Читать дальше...

Илнур хәзрәт Вафин: «Кадер киче – тормыш китабы тагын бер елга ачылганда зур мөмкинлек»

Intertat.ru 

Рамазан аеның соңгы ункөнлеге башланды. Бу көннәрнең дәрәҗәсе, ни өчен Кадер киченең төгәл көне билгеле булмау тарихы, укый торган догалары һәм башкалар турында хәзрәт аңлата.



Ата йөрәге – сынмас терәк: «Яшәү рәвеше генә үзгәрүе дип кенә кабул итәргә кирәк»

Intertat.ru 

Тормыш сынауларны биргәндә, өеп-өеп, мулдан бирә. Әмма кеше күңелендәге сүрелмәс өмет ул – сүнмәс маяк. Язмышның нинди генә ачы җилләре иссә дә, чыдый ата-ана йөрәге! Өмет хисе, егылган җирдән кат-кат торып басарга өйрәтеп, кеше рухына гаҗәеп ныклык өсти. Сүзем – Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә гомер кичерүче гаҗәеп кеше турында.

Путин: Россия ышанычлы партнерларга гына нефть һәм газ эскпортлауны дәвам итәчәк

Intertat.ru 

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, ил, үзләре ышанычлы контрагент булган, бары тик ышанычлы дәүләтләргә генә нефть һәм газ экспортлауны дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Бала карау буенча пособиеме әллә бердәм түләүме: кайсысы отышлырак?

Intertat.ru 

Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары Каплан Панеш балалы гаиләләргә бердәм пособие һәм баланы яшь ярымга кадәр карау буенча түләүләрнең кайсын сайларга икәнлеге турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, эшләмәүче әниләр өчен – бердәм пособие, югары хезмәт хакы алып эшләүчеләр өчен бала карау буенча пособие отышлырак, ә керем аз булганда барысы да конкрет саннарга бәйле, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса