Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гүзәл Уразовага юри генә «Башкортстанның халык артисты» исемен биргәннәр, ә халык ышанган

0

Уфадагы концертлары вакытында Гүзәл Уразовага фанаты, блогер Тайфун Курултаевич «Башкортстанның халык артисты» исемен «биргән». Кызык хәл турында Гүзәл социаль челтәрләрдә яза.

«Хәлне алды көлдереп. Ни булды дип торам. Тайфун Курултаевич сәхнәгә килеп менде дә, мактаулы исем биреп төшеп китте. «Халык знает» версиясе буенча Гүзәл Уразова Башкортстанның халык артисты», – диде. Шаяру булса да, күңел булды» – дигән Гүзәл Уразова.

Мактаулы исемне юри генә биргәннәр бирүен дә, ә халык ышанган. Җырчының бу посты янында бихисап күп котлау сүзләрен күрергә мөмкин.

«Котлыйм, Гүзәл. Инде Россиянекен бирсәләр дә ярый сиңа. Яратам, хөрмәт итәм»;

«Гүзәл, син инде күптән халыкныкы бит. Котлыйбыз сезне»;

«Кем кем, әмма безнең Гүзәл Уразова бу исемгә чыннан да лаек»;

«Куанычын күр, күптән кирәк иде», – дип яза аңа тамашачылары.

Бер төртмә телле хейтеры да җырчы чыннан да халык артисты исеме алган дип аңлаган. «Под фанеру поет и мактана. На лапу кому-то дала и хвастается. Ты все уколы с лица сними и увидим какая ты на самом деле», – дип русчалы-татарчалы комментарий «сырлаган» ул аңа.

Җырчы да җавапсыз калмаган. «И, яратам да инде минем өчен шул кадәр вакыт сарыф итеп, сөенеп яшәгән кешеләрне. Балакаем, укырга да өйрәнмәгәнсең бит, башта кереп, постын укып чык әле», – дип язган аңа каршы Гүзәл Уразова.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Раскрыта неожиданная причина превосходства молодой теннисистки над Еленой Рыбакиной






Собянин: в центрах госуслуг можно получить справку об участии в СВО

Президентом Олимпийского комитета России избран Михаил Дегтярев

Астролог Лебеденко сделала прогноз для всех знаков зодиака

Овчинский: 6 площадок для возведения домов по реновации подобрали в СВАО Москвы