Ат көтүе сазлыкта баткан– кызганыч видео
Дагыстанда атлар көтүе зәңгәр балчык чокырына төшкән. Атларның берсе инде үлгән, калганнары бер сантиметрга да кузгала алмый.
Цунтинск районында яшәүчеләр әлегә төшенкелектә: хайваннарны әлегә берничек тә коткарып булмый – коткару оештырылса да, кыен булачак. Балчык атларны торган саен ныграк аска тарта. Өстәвенә, начар һава торышы да комачаулый. Хәзергә 3 ат исән, һәм алар бөтен көченә сазлыктан котылырга тырыша.