Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Олеся Леснаяга Илдар Хәкимов җырлыйсы килмәвен сөйләгән

0

Блогер Олеся Лесная Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың концертында булган. Ул, җырчыдан кала, башка гаилә әгъзаларына һәм тамашачыларга да сораулар яудырган.

Беренче әңгәмә Гүзәл Уразова белән:

Сезне күпләр «стерва» ди…

Охшаганмы? Һәркемнең үз фикере инде...

– Ни өчен башка артистлар белән дуэтыгыз юк?

Ник булмасын? Илдар Хәкимов белән бар, Радик Юльякшин белән 2 дуэт эшләдек.

Соңгы елларда «солянка»ларда, «Татар җыры»нда күренмисез?

– Үз сәбәпләре бардыр. Ләкин безнең үзебезнең концертлар күп. Рәсәй буйлап чыгып китсәк, кайтып кермәле түгел. Менә декабрьгә кадәр Казанда бер генә тапкыр булам.

– Иң зур гонорарыгыз?

31 декабрьдә без бернинди заказлар алмыйбыз, гаилә белән ял итәргә барабыз. Шул көнне шалтыратканнар да, администратор башына килгән сумманы әйткән. Аннары гаҗәпләнеп шалтырата, алдылар бит, дип.

– Күпме иде?

– 1 миллион сум.

Хәзер сораулар Илдар Хәкимовка:

Гүзәл Уразова популяррак, сезгә «обидно» түгелме?

– Шундый «тозсыз» сорау. Ул популяррак булган саен, миңа да яхшы.

Үзегезнең «сольный» концертыгызны куясыгыз килмиме?

Юк, теләгем юк, алай җырлыйсым да килми...

Нишләп? Сезнең башка бизнес бармы әллә?

– Башка бизнес юк, әмма эш күп.

Блогер җырчыларның олы кызлары Элларидан да нигә быел концертларда җырламавы белән кызыксынган.

«1 ел ял алдым, башка юнәлешләрдә үземне сынап карыйсым килә», – дип җавап биргән ул.

Блогер шулай ук тамашачыларга да «җылыткыч таптыгызмы», «ай, нинди прическа сезнең» дип «бәйләнеп» алган, алар да Олесяны игътибарсыз калдырмаган.

«Аякларыңа күз тисә, үзем килеп өшкерермен», – ди бер абзый, блогерның кыска күлмәгенә күз салып.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Екатерина Александрова уступила в первом круге турнира WTA-125 в Лиможе






Проблему школьного буллинга предлагают решить с помощью QR-кода

Попавшего в реанимацию после ДТП на Бали подростка эвакуировали в Москву

Экзамен на знание Конституции РФ прошел в ДК «Дружба» в Чехове

АЛЕКСЕЙ и ЛЕЙСАН ЧАДОВЫ: «Путешествие — это особый вайб, особая энергия»