Авыл блогеры Равил Закиров: «Бу гөнаһым өчен җавап бирәчәкмен»
Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров еш кына акча белән бәйле күңелсез хәлләргә юлыгып тора. Ул фатир сатып алуын да язылучыларына куаныч итеп хәбәр итә алмады. Чөнки намуссыз эшчеләр сыйфатсыз ремонт ясап, блогерның миллионлаган акчасын җилгә очырды. Хәзер ул кабаттан ремонт ясатырга һәм суд юлында йөрергә мәҗбүр. Шулай ук акча аркасында туганнары белән дә аңлашылмаучылык чыккан иде.
Авыл блогеры Равил 13 миллионлык фатир сатып алган, тик алданган
Авыл блогеры Равил Закиров акча аркасында туганнары белән арасын өзәргә булган
Шушы көннәрдә ул сәхифәсендә кабат алдануы, миллион сум акчасы «юкка чыгуын» хәбәр итте һәм акча түләмәгән ханымны фаш итте.
Блогер Равил Закиров кабат миллионга алданган
Диндә булуга, намаз укуга карамастан, Равилнең бу уңышсызлыкларын шәригать кануннарына каршы килә торган гамәлләрендә булуын күрсәтергә теләгәннәр. «Баш астыңда түбән була торып, ипотека алдың. Ә бу – гөнаһ», – дип язучы белән блогер үзе дә килешкән.
Хәзер инде блогерга аның дөрес юлда булмавын кабат искәрткәннәр.
«Равил, сез нишләп музыка белән шөгыльләнергә булдыгыз? Бу – хәрам! Бик каты гөнаһ», – дип язучыга: «Килешәм. Музыка – минем күңел халәтем, һәм мин шулай итеп үз позициямне белдерәм. Бу гөнаһым өчен җавап бирәчәкмен», – дигән ул.
Блогер төрле чараларда үзен җырлаучы буларак сыный башлады, хәтта шушы көннәрдә үзенең җырын да чыгарган иде.
«Яратмасагыз карамагыз, тыңламагыз» – Авыл блогеры Равил Закиров үзен җырчы буларак сыный