Федераль Сабантуйның рәсми ачылышы 14 июньгә билгеләнгән
13-14 июньдә Саха Республикасында (Якутия) федераль Сабантуй узачак. Рәсми ачылыш 14 июньгә билгеләнгән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабантуйда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм меңнән күбрәк республика халкы, шул исәптән Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән мәдәният һәм спорт эшлеклеләре катнашыр, дип көтелә.
Федераль Сабантуй программасы кысаларында Саха Республикасында сәнгать осталары концерты, Татарстан киносы көннәре, Татарстан халык сәнгать һөнәрләре осталары эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе, шулай ук Буа дәүләт драма театры гастрольләре узачак.
Сәнгать осталары концертында һәм Сабантуйда Татарстанның әйдәп баручы артистлары, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, «Кристалл» эстрада бию ансамбле, «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ансамбле, «Татарстан» һәм «Мириданс» хореография коллективлары, «Болгар» бию театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры актерлары катнашыр, дип көтелә.
Федераль Сабантуйлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.
«Сабантуй - дуслык бәйрәме. Ул безне берләштерә, татарларның, русларның, мариларның, удмуртларның, керәшен татарларның һәм башка халыкларның бердәмлеген чагылдыра. Без барыбыз да зур Россиядә яшибез», - дип билгеләп үтә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Милли бәйрәмне оештыруда Татарстан Хөкүмәте, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы, Якутия татарларының милли-мәдәни мохтарияте катнаша.