Биектау районы Сабан туенда: Хатирәләрне яңартыр өчен дә бик яхшы вакыт
Биектау районы Сабан туенда авыл җирлекләре үзләренең мәдәниятен, төрле кәсепчелек осталарының эшләрен күрсәткән күргәзмәләр, ишегаллары тәкъдим иттеләр. Алан-Бәксәр авыл Советы башлыгы Зөһрә Гарифуллина Сабантуйның халык өчен әһәмиятен ассызыклады һәм авыл җирлекләре тәкъдим иткән ишегаллары турында сөйләп үтте.
«Сабантуй – елга бер килә торган, халкыбыз өчен зур бәйрәмебез. Шулкадәр әзерләнеп, көтеп алабыз аны. Хатирәләрне яңартыр өчен дә бик яхшы вакыт. Һәм без авыл җирлекләре башлыклары белән үзебезнең ишегалларын ясадык. Төрле мастер-класслар, һөнәрчелек үрнәкләрен алып килдек. Халык кызыксына, истәлеккә фотосурәтләргә төшә. Без монда хуҗалыкның бакчасын, ишегалдын, келәтен һәм өй эчен берникадәр күрсәтергә тырыштык. Музей экспонатларыбызны җыеп алып килдек. Татар халкының элеккеге яшәү рәвешен, мәдәниятен тәкъдим итәбез», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.
Шулай ук әңгәмәдәш Сабантуйның быел яңа урында үткәрелүен һәм халкыбыз мәдәнияте, гореф-гадәтләре яшь буынны да, олыларны да җәлеп итүен билгеләде.
«Быел Сабан туебыз яңа урында – Усады авыл җирендә уза. Монда бик иркен, тирә-якта басу-кырлар, яңа мәйдан әзерләнде. Күргәзмәләр, мастер-класслар һәм фотозоналар белән аеруча балалар, яшьләр кызыксынуы шатландыра. Аннан соң олылар да киләләр, үткәннәрне искә алалар, борынгы заманнардан кулланышта булган кирәк-яракларны күреп балачакларын хәтердә яңарталар. Быел әле табигать шартлары да безне куандыра, яңгыры да кирәк чакта гына явып, чәчүне уңышлы тәмамларга вакыт булды. Аллаһка тапшырып, бөтен чәчкән игеннәр яхшылап үссен инде һәм дөньяга тынычлык, иминлек теләр идем», – диде ул.
Тулаем алганда Биектау районыныда 25 авыл җирлеге бар.
-
Шулай ук Сабантуй барышында «Иң милли кыз», «Иң милли егет», «Иң озын толым», «Иң матур түбәтәй» дип аталган һ.б. төр конкурслар үткәрелде.