(Чирмешән, 23 октябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Гөлсирә Шәрифуллина). 34 яшьлек Максим Сибирский велосипед белән Абаканнан Сочига барырга чыккан. Ул 4000 километрга якын юлны узган нәкъ менә Чирмешәндә ялга туктады. Аның бу шундый икенче сәяхәте икән. Алты ел элек ул велосипедта, 2500 километр араны узып, Мәскәүдән Курганга кайткан.Сәяхәтче июль уртасында Абаканнан Сочига юл тоткан, аңа барлыгы 6000 чакрым юлны буйсындырырга кирәк. Ул Сочида төпләнеп, үз эшен башларга ниятли. Велосипедчы ниндидер билгеле бер маршрут белән бармый... Читать дальше...