(Апас, 4 ноябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Ленинград камалышы шаһитларына район башлыгының бүләкләре тапшырыла, котлаулары ирештерелә Районда Бөек Ватан сугышында катнашкан алты ветеран, Ленинград камалышының ике шаһиты яши. Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши. «Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 3 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә», — диде Галия апа Гыйззәтуллина. Район башлыгы Айрат Җиһаншин Галия апа янында булып, аның үткән тормышы, бүгенге көнкүреше белән танышты. Галия апа үзе дә хөрмәт тоеп яшәве өчен рәхмәтләрен ирештерде. Күчтәнәчләрне тапшыру эшендә җирлек башлыклары да катнаша. Чикләүләр кертелү сәбәпле, очрашулар мөмкин кадәр кичектерелә, барлык саклык чаралары да үтәлә.