АТКАЗАНГАН БУЛЫП ТОРМАГАН...
Гүзәл кыз Альбина опера җырчысы булу турында хыялланмаган. Ташкентта дөньяга килгән сылу (17.10.1979) биш яшьтә музыка мәктәбенең фортепиано классына кабул ителгән. Баянда уйнаучы әтисе Әнвәр белән бәйрәмнәрдә исә сәхнәгә күтәрелеп, әнисе Рауза өйрәткән татар җырларын да башкарган. Әби-бабалары ачлык елларында икмәкле Үзбәкстанга Татарстандагы Чүпрәле районының Чынлы авылыннан, Башкортстандагы Туймазы районының Солтанморат авылыннан, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән алып килгән халык көйләрен тугандаш үзбәкләргә тыңлаткан. Читать дальше...