Туймазы театры директоры Фирзәт Габидуллин “Нур” театры директоры итеп билгеләнде
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Унбиш ел дәвамында Туймазы татар театрын җитәкләгән Фирзәт Габидуллин Уфа “Нур” татар дәүләт театрының директоры итеп билгеләнгән. Мәгълүмат театр сайтына урнаштырылган. Фирзәт Габидуллин тумышы белән Туймазы районыннан. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. 2005-2020 елларда - Туймазы татар дәүләт драма театры директоры.