Туймазы татар театры драматург Нәҗип Асанбаевның 100 еллыгына спектакль әзерли
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 7 ноябрьдә Башкортстанның халык язучысы, шагыйрь, драматург Нәҗип Асанбаевның (Николай Васильевич Асанбаевның) тууына 100 ел тула. Шул уңайдан Туймазы татар дәүләт драма театры «Чишмә» спектаклен әзерли. Туймазы театрының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Наҗип Асанбаев Башкортстанда һәм Россиядә генә түгел, ә дөнья дәрәҗәсендә башкорт театр сәнгатенең абруен күтәргән күренекле драматург. Ул язган әсәрләр башкорт әдәбияты һәм театрының алтын фондына кертелгән, диелә хәбәрдә.