Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында татарлар яшәве исбатланган китап чыкты
(Башкортстан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы халкы биредә 300 елдан артык татарлар гына яшәвен исбатлаган китап чыгарган. «Бабай утары» этномузеенда Төмәнәк авылына багышланган «Оныкларыбызга» китабы тәкъдим ителде. «Китапта балаларыбызга, оныкларыбызга әйтер сүзләребез, амәнәтләребез теркәлгән. Аның җанисәп алу чорында чыгуы бик хәерле күренеш. Югыйсә, соңгы елларда алынган җанисәптә аянычлы хәлләр күзәтелә», — ди китапның идея авторы һәм иганәчесе Фәнир Галимов. Читать дальше...