Җанисәп көннәрендә Камал театрында башкорт темасы: ручка кем кулында — шул сызгалый
Камал театры традицияләрне саклый — һәр елны Марсель Сәлимҗановның туган көнендә театр премьера чыгара. Быел да шулай — театр яңа сезонның беренче премьерасын чыгарды. «Сәфәр» моңсу комедиясе — яшь драматург Альберт Шакиров белән яшь режиссёр Рамил Гәрәевнең уртак хезмәте. Спектакльнең сәнгать җитәкчесе — Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Хәер, әле Шакиров үзен драматург дип атамый. «Драматург - зур исем ул! Пьесаңның икенчесе, өченчесе куелгач, яшь драматург дип язып куярга ярыйдыр. Читать дальше...