Башкортстанда авариядә 18 яшьлек кыз үлгән, әнисе комада ята
11 ноябрьдә Башкортстанның Туймазы районында Hyundai Solaris автомобиле Volvo йөк машинасына бәрелә. Җиңел машина белән идарә итүче 45 яшьлек хатын имгәнә һәм комага китә, аның 18 яшьлек кызы урында ук һәлак була. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте. Авария мизгелен видеорегистратор камерасы төшереп торган. Җиңел машина ярдәмче юлдан зур трассага чыгып килә. Кадрларда фураның җиңел машинаны изеп диярлек узганы күренә. Әни кеше кызын ялгызы гына тәрбияләгән. Алар белән әбиләре дә яши. Читать дальше...