Ришат Төхвәтуллин ток суккач кулсыз калган Илназ Дәүләтов янына барган
Җырчы Ришат Төхвәтуллин ток суккач, ике кулсыз калган Илназ Дәүләтов янына кунакка барып, аның хәлләрен белешкән. Җырчыны Илназ һәм аның әнисе Зөлфия ханым бик җылы каршылаганнар. Башкортстанның Туймазы районында яшәүче Илназ Дәүләтовны быел җәй электр трансформаторыннан ток суга. 10 мең Вольт ток сукканнан соң бала берничә операция кичерә. Кызганыч, аның кулларын саклап кала алмыйлар дип язган идек. Илназ Ришат Төхвәтуллинга сыйныфташлары белән төшкән фотоларын күрсәткән. Быел 4 сыйныфка күчкән Илназ өйдән торып укыячак. Читать дальше...