Филология фәннәре докторы, профессор, күренекле тюрколог Алмас Шәйхулов вафат
«Кызыл таң» газетасы Филология фәннәре докторы, профессор, күренекле тюрколог Алмас Шәйхуловның вафат булуын хәбәр итә. Алмас Галимҗан улы Шәйхулов 1945 елның 25 октябрендә Башкорт АССРының Туймазы районы Туймазы эшчеләр бистәсендә туган. 1963 елда Туймазы 1нче урта мәктәбен тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген Туймазы геофизика җиһазлары һәм аппаратуралар заводында электр слесаре булып башлый. 1964-65 елларда районның Түбән Бишенде авылындагы кичке мәктәптә урыс теле һәм әдәбияты фәненнән укыта. Читать дальше...