Учалы районында яшәүче ир-ат 25 ел бергә торган хатынын балта белән бәреп үтергән
Башкортстанның Учалы районында ир белән хатын арасындагы низаг җинаять белән тәмамланган. Алар 25 ел чамасы бергә яшәгән һәм ике бала тәрбияләп үстергән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте. Ведомство белешмәсе буенча, полиция хезмәткәрләре фаҗига урынына бара. Өйдә ир-ат була, ул ишекне ачудан баш тарта. Каралты-кураларны караган вакытта, полиция хезмәткәрләре җирдә кан таплары күреп ала, эзләр сарайга таба алып бара. Сарайдагы базда хатын-кыз мәете табыла. Шул чакта өй яна башлый. Читать дальше...