17 яшендә операциядән соң инвалидка әверелгән Нияз сөйләшми дә, йөрми дә
2021 елның җәендә 17 яшьлек студент егет Нияз Муллагалимовка Башкортстанның Учалы хастаханәсендә операция ясыйлар. Аның сукыр эчәген кисеп алу өчен стандарт гамәлләр башкаралар. Ләкин егетнең йөрәге туктый. Аны терелтәләр, ләкин баш миенә зур зыян килә, үзәк нерв системасы эшчәнлеге бозыла. Бу турыда «Башинформ» яза. Нияз хәрәкәтләнә дә, сөйләшә алмый. Аның гаиләсе табибларны гаепли, тикшерү башлана. Ике ай дәвамында Ниязны Уфада психоневрология һәм эпилептология үзәгендә карыйлар. Аннары Архангел районы хастаханәсенә салалар. Читать дальше...