Главные новости Алдана
Алдан
Август
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Артем Пискунов: “Кыйналулардан курыкмадым”

0

- Артем, сәлам.

- Сәлам.

- Актерларның төрлесе була. Үз эшләрен механик рәвештә башкаручылар булган кебек, шушы хезмәт, һөнәр белән яшәүче актерлар да бар. Һәм алар күпмедер дәрәҗәдә күңелләре белән фәлсәфәче дә хәтта. Мин сине соңгылары рәтенә кертер идем.

- Бик зур рәхмәт! Профессиональ артист өчен моны бик зур мактау дип саныйм, чөнки сәхнәгә менгәнсең икән, бигрәк тә театр өлкәсендә, син сәхнәдән тамашачыга нәрсәдер әйтергә тиеш. Үзеңнең күңелең, тәнең, җаның, күзең аша фәлсәфә бирергәме, кешенең күңеленә, миенә ниндидер уйлану өчен фикер салыргамы? Спектакльдә бирелеп уйнаганда тамашачы театрдан үзенә шуннан әхлак алып, җан җылысы табып кайтып китәргә тиеш, чөнки без театрда җан дәвалау белән шөгыльләнәбез. Кеше үзенә тормышта җавап таба алмаган сорауларга театрга килеп, спектакль карап, җавап табарга тиеш. Әлбәттә аны китаптан да укып табарга була, чөнки китапларда да күп әйберләр язылган. Тарих, кеше язмышлары бүген бик күп языла. Андый әсәрләр дә кешенең күңеленә кереп кала.

Ә театр инде бигрәк тә. Анда син аны уйнап күрсәтәсең. Аннары тагын бер җаваплылык – кеше син уйныйсы әсәрне укып килгән икән, хәзер бигрәк тә проза, чәчмә әсәрләрне сценарий ясап куялар, бу тагын да җаваплы. «Карале, бу образны ничек итеп ачкан! Мин аны болай күз алдына китермәгән идем. Бу әсәрне, авторны тагын да зурайтып, тирәнәйтеп, аңа җан биреп уйный», - дип әйтергә тиеш. Һәрхәлдә: «Эх, болай түгел бит ул,» – дияргә тиеш түгел. Әмма төрле чаклар була. Иң мөһиме – битараф калмасыннар. Шуңа күрә чын артист җаны-тәне белән театрда хезмәт итәргә тиеш. Киселгән җирдән чәчрәп кан чыгарлык, күздән яшь чыгарлык итеп уйнарга тиеш. Шул чагында гына син кеше күңеленә кереп кала аласың. Үзеңнән соң сине истә калдырырлык ниндидер хис-кичерешләр калдыра аласың. Шәүкәт Биктимеров, Ренат Таҗетдинов уйнаган рольләрне әле 50-60 еллар үткәннән соң да истә калдырачакларына ышанам. Артист өчен зур җиңү шул. Ә тагын нәрсә өчен театрда эшлисең?

Фото: © Салават Камалетдинов

- Бик җитди сөйләшүдән башланып китте әңгәмәбез. Синең белән башкача мөмкин дә түгел. Алдарак кына искә алган әхлак орлыкларын салу, халыкка җылылык тарату кебек миссияләр сәхнәгә аяк басканда ук булмагандыр? Ул эшли-эшли, уйный-уйный тәҗрибә аша ирешелә торгандыр. Ул миссияләрне син кайчан аңладың?

- Әлбәттә, театр училищесына укырга кергәндә, мин ни белән шөгыльләнәчәгемне аңламый идем. Килеп шигырь сөйләп, кирәк чагында җырлап-биеп йөри торган бер кеше булырмын дип уйлаган идем. Ләкин актерлык осталыгы дигән дәрес бар.

Безне ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФнең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин укытты. Ул шушы орлыкларны беренче дәрестән үк сала башлады. Күпме дәрәҗәдә алар училищеда укыганда шыткандыр, ләкин нинди орлык салынганын хәзерге вакытта аңладык. Ул безгә артистның сәхнәдә нәрсә эшләргә тиешлеген бик җитди аңлата иде. Безне әлеге профессиягә, театрга бик җитди карарга, чынлап торып яшәргә өйрәтте. Әлбәттә, техника дигән нәрсә бар. Бер җирдә дә ансыз мөмкин түгел. Син сәхнәдә үзеңне тотарга, сөйләргә өйрәнәсең. Сөйләмең, хәрәкәтләрең, биюең камил булырга тиеш. Болар барысы да ни өчен эшләнә? Бөтен кеше дә сәхнәдә үзен тормыштагы төсле тотмый. Кешегә микрофон бирсәң дә каушап кала, үзен тормыштагыча тотмый, йомыла, кысыла, багана шикелле катып кала, йөри алмый башлый. Ә артистлар алай булырга тиеш түгел. Иң мөһиме – сәхнәгә ни өчен чыкканыңны белеп чыгу. Биючеме, нәфис сүз остасымы, җырчымы син – һәрберсе үз алдына шушы сорауны куеп чыгарга тиеш. Әгәр ул сорауга җавап юк икән, чыгып тормасаң да була дип уйлыйм.

- Бу безнең өчен дә, микрофон ачып эфирга чыгучылар, телевизор экраннарында булучылар өчен дә файдалы киңәш булды.

- Аның тагын бер ягы бар әле. Әлеге сорау көн саен үзгәрергә мөмкин. Театр ул шунысы белән үзенчәлекле, спектакль 100-500 мәртәбә булса да, яңача уйныйсың. Син шул ук әйберне бертөсле итеп уйный алмыйсың, чөнки вакыт узган, синең күңелеңә яңалыклар өстәлгән. Матур чәчәк күрсәң дә, шуны уйнаган образыңа өстисең. Яңа хисләр белән уйныйсың, яңача ачыласың. Тамашачы башта үзе, аннан дуслары белән килеп караса да, үзенә яңалык ача. Кино белән театрның иң зур аермасы да шунда. Төшерелеп куя да, син аны 50 елдан соң да шулай ук уйныйсың, 100 ел үтсә дә шул ук кадрлар. Ә театрда алай түгел, театрда кадрлар һәрвакыт үзгәреп тора.

- Һәм бу шуның белән кызык та.

- Әлбәттә, тамашачы өчен дә, артист өчен дә.

- Артем, син шулкадәр театр җанлы кеше. Сер түгел, тормыш алып бару өчен төрле эшләр тәкъдим итүчеләр дә буладыр. Акчалы шабашкалар да. Ләкин синең: «Акчаны азрак түләсәләр дә, театрдан китмим», - дип әйткәнең бар.

- Нәкъ шулай. Театр иң беренче чиратта. Моны материаль яктан да аңлатырга мөмкин.

- Пенсия булу турында әйтәсеңме?

- (Көлә). Сине театр артист итә. Шундый артистларны да беләбез, театрда әйбәт кенә эшли, сәхнәдә чәчәк ата, әмма материаль кыенлыкларга очрап, акчасызлыктан, күбрәк түләгән җиргә китә. Андыйлар күп. Ләкин театрда китү белән аларның чәчәк атулары туктый. Тамашачылар, белүчеләр әзәя. Хәтта үкенгән артистлар да бар, чөнки театр бит ул артистны үз өстендә эшләргә мәҗбүр итә. Син үзгәрәсең, тамшачыга яңача ачыласың. Сине бүтән эшләргә чакыралар. Мәсәлән, радиоспектакльгә, комедиядә уйнавыңны күреп, тамашачы сине үз мәҗлесенә чакыра. Җырлавыңны белеп, концертка, шигырь сөйләвеңне күреп җитдирәк чарага чакыралар. Син һәрвакытта да яңаруда, ә яңарып торган кеше кызыклы. Ә аның белән эшлисе килеп тора. Ә театрдан киттеңме, күп очракта яңару, үзгәрү туктала. Ә минем очракта, театрдан башка яшәү мөмкин түгел дия алмыйм, ләкин бик авыр, үткән еллар, яраткан эш аяныч булачак. Минем беренче тууым ана карыныннан булса, артист буларак тууым – Тинчурин театры сәхнәсендә булды. Ул җылылыкны миңа беркем дә, бернинди сәхнә дә алыштыра алмый. Шуңа күрә берничек тә китә алмыйм. Бу сине үстергән, сиңа җан җылысы, сиңа һөнәр, тәрбия биргән анаңнан аерылып киткән шикелле. Бу ниндидер кыргыйлык булыр иде хәтта ки.

- Миңа калса, театр, иң беренче чиратта ул дисциплина. Театрдан киткән кешенең югалып калуына да шушы зур сәбәптер. Ул үзен бер тәртипкә көйли алмый.

- Мин Мостай Кәримнең «Айгөл иле» дигән спектакльдә Ричард Галин образын башкарган идем. Бу минем иң беренче җитди эшләремнең берсе булды. Анда азактан Айгөлгә мөрәҗәгать итеп: «Тәртип юк бу дөньяда, ә син елыйсың», - дигән фраза бар иде. Әле дә истә. Һәрберебез тәртипне үзенчә күрәбез. Минем өчен тәртип булган нәрсә кемдер өчен тәртипсезлек булып чыга. Шуңа күрә уртак тәртип оештыручы һәм шул уртак тәртип белән килешүче труппа, коллектив булырга тиеш. Шул чагында гына театр, оешма алга бара. Ыгы-зыгылар булгалый инде, ләкин аларны җайлый белергә кирәк. Алдан әйдәп, тартып баручы, юл күрсәтүче булырга тиеш. Әлбәттә, һәр театрның үз юлы, буразнасы бар. Һәм аннан чыгарга кирәкми. Ат белән буразна салгач, ошамый әле миңа бу дип, икенче якка сикереп китмисең бит. Син үз артыңнан ияреп барган кешеләрне шунда калдырасың. Ул кешеләр яңа буразнага күчәме, юкмы? Каян яңа буразна сөрә башлавың билгесез. Бу бит ялгышлык. Шуңа күрә әйдәп баручы, театрның юлын күрүче кеше булырга тиеш һәм коллектив та аны шул чагында хуплаячак, яратачак. Тәртип иң мөһиме шунда.

- Репетицияләргә соңга калганың бармы?

- Юк түгел, булды, ләкин юк-бар сәбәп белән бер тапкыр гына. Бу мәңге истә калырлык булды. Үзем искә төшерсәм дә кызарам. Йоклап калганмын. Мин, гомумән, соңга кала торган кеше түгел. Ул вакытта труппа мөдире Таһир Мөхәммәтҗанович мине килеп җитә дип уйлаган булса кирәк. 10 минут кала миңа шалтыраталар. «Син кая?» – дигән фразага күземне ачтым. Кая икәнемне аңлап, дөмбер-шатыр киенеп сыздым театрга. Без ул вакытта «Бернарда Альба йорты» спектаклен чыгара идек. Тәслимә Хәләф уйнаган бик көчле спектакль иде ул.

- Гомумән, артист өчен йокы ничәнче урында булырга тиеш?

- (Ыңгырашып куя). Соңгыдыр инде. Йокысыз булмый, кеше ансыз акылдан яза, ләкин артист кешегә йокы аз эләгә. Йоклап китәр алдыннан да без репетициядә әйтелгән киңәшләрне, бию хәрәкәтләрен тагын бер кат барлап чыгабыз. Артист йоклаганда да театр хакында уйлап ятарга тиеш була. Үзең уйлап кара, 22:00 гына кайтып җителә. Гадәттә, машина куяр урын юк, аны эзләп табасы була. Баланы кемнәрдәндер кереп алырга, йоклатырга кирәк. Төнге уникесез, сәгать берсез йоклап булмый. Иртән баланы тагын балалар бакчасына илтергә кирәк... Әле зарланып утыра дип уйлама, 7 сәгать йокы җитә инде. Минем 2-2,5 тәүлек йокламаган вакытлар бар. Ләкин бу очракта да артист йокы эләкмәгәнлеген тоеп, үз хис-кичерешләрен истә калдырырга тиеш, чөнки йокламаган, йоклый алмаган образларда шуны дөрес итеп тамашачыңны ышандырып уйный аласың. Шул ягы да бар.

- Сер түгел, күп тамашачы сине комик амплуада кабул итәргә күнеккән. Ләкин синең эчеңдә шулкадәр зур драмтик артист утыра сыман.

- Драмалар да уйналды инде. Нәрсә белән бәйледер, ләкин тамашачы фикере болайрак яңгырый бу очракта: «Комедияләр күбрәк истә кала, аларга кабат-кабат йөриләр». Тамашачы тормыш авырлыгыннан туеп, үзе дә күбрәк комедия сорый. Соңгы арада трагедияләр дә уйналды. Мәсәлән, «Өч аршин җир»дә Мирвәлинең яшь чагын уйныйм. Ул чын трагик образ. Әлбәттә, беренче актта гына уйныйбыз, киләсе пәрдәләрдә Ренат Шәмсетдинов һәм Ирек Хафизов белән алмашабыз. Аннан соң җитди образлардан Илгиз Зәйниев куйган «Мәдинә» спектаклендә Җәүдәт. Миңа трагиклар булса да, тискәре образларны күбрәк бирәләр. Күрәсең, миндә ниндидер усаллык бардыр инде. Шуны күрәләр микән? Ләкин мин һәр тискәре образда да ниндидер яктылык, дөреслек эзләргә тырышам. Ул һәр артист өчен дә шәп киңәш. Алар бит тикмәгә генә тискәре түгел. Алар бит андый булып тумаган, ниндидер сәбәпләр аркасында гына шундыйга әйләнгәннәр. Әллә артык яратуларыннан, әллә юксынуларыннан. Андый образда аларга аклану эзләргә кирәк.

Резидә белән «Чулпан» спектаклендә тискәре образ башкарам. Мин аны этеп җибәрәм, йолкып алам, ыргытам, бик каты рәнҗетәм. «Сез бит бер гаилә, бер-берегезне бик яратасыз, бала үстерәсез. Сезгә болай уйнарга ярамый», – дип грим бүлмәсенә кереп әйтәләр. Без инде: «Бу бит спектакль генә», - дип аларны тынычландырабыз. Әле Әскәр дә килеп беренче тапкыр караганда: «Әтием, син бит әнине рәнҗеттең», - дигән вакытлары булды. «Мин бит образ башкарам», - дип аңа да театрның нәрсә икәнен аңлатырга туры килә. Ул да борчыла хәтта. Быел аңа 7 яшь тулды, мәктәпкә бара. Мин тормышта шук-шаян кеше, шуңа күрә комедия җиңелрәк бирелә торгандыр. Мин тормыштан ямь табып, һәрвакыт кешеләр белән аралашып яши торган кеше. Шуңа күрә тамашачы да комик амплуада күбрәк кабул итә торгандыр.

- Шуклык, шаянлык, җор теллелек бу гаиләдән киләме?

- Гаиләдән дә, керәшенлектән дә. Без бит ачык күңелле, бәйрәмнәрдән ямь таба торган, яхшылык тели торган авырлыкларны бергә кичерә торган кешеләр. Керәшен авылында үскәч, миңа ул күбрәк йоккан, күрәсең. Без кояш ямен табып яши торган халык. Шуңа күрә үзебез дә кояш шикелле. Минем әтием -ткерәшен, сөйләшүебез чеп-чи татарча. Горурланып әйтәм, керәшеннәр алар татарларга караганда да татарча чистарак сөйләшәләр. Шуңа күрә чеп-чиста татарча сөйләшә торган Олег Романович минем папа! Мама инде, Актаныш кызы, Гәрәй авылыннан. Иң борынгы авылларның берсе икән әле ул. Күптән түгел генә белдем. Минзәләдә укып, безнең күрше авылга башлангыч сыйныфлар укытучысы булып килә, шуннан аны папа алып кайта инде. Әни чеп-чи татар хатыны. Безгә татар милләтеннән дә, керәшен яклап та тәрбия кергән. Без 5 бала, бишебез дә җор телле. Минем абый-апаларым төрле һөнәр ияләре, ләкин иң мөһиме – һәрберебез дә укыган һөнәрләребезгә тугры, шул өлкәдә эшлибез. Бу ата-ана өчен дә, балалар өчен зур горурлык, чөнки син ничәдер ел укуыңны сарыф итмәгәнсең. Юк заманда, советлар союзының җимерелгән вакытында 1979-1992 елларда йортлар салып, 5 бала үстерә папа-мама. Без аларга чиксез рәхмәтлебез. Хәзер генә ул: «Кем буласың килә?» – дип сорыйлар. Ул вакытта андый сораулар белән бала башын катырмаганнар. Ата-ана караган да җайлап кирәкле юнәлеш бирә белгән. Апам 77 һөнәр иясе – программист та, бухгалтер да, укытучы да. Һәрберсенә дипломы бар. Һәм һәр профессиясендә эшли. Абый – эретеп ябыштыручы, шуңа укып чыкты һәм эшли. Тагын бер абый – ветеринар. Мин – артист, кече энекәш – сәүдә-икътисад юнәлешендә укыды һәм хәзер бизнеста.

- Әти-әниең синең артист булуыңны теләде, димәк?

- Ул сорауга төрле яктан килергә була. Мин балачактан компания үзәгендә идем. Һәрвакытта да үрдәк күте ашаган кеше кебек «быкы-быкы». Күмәк эшкә тотынсак та абыйлар: «Тукта инде, сине тыңлап колак арып бетте бит инде», - дип сүгәләр иде. Укытучы баласы булгач, мине һәрвакытта шигырь сөйләргә, биергә алалар иде. Әмма шунысы кызык, мәктәптә укыганда бер тапкыр да спектакльдә уйнап караган юк иде. Артист булуым әти-әнинең җайлап китереп чыгаруыдыр инде бу. Моны күп тапкырлар сөйләгәнем бар. Кыскача гына әйткәндә, әти-әни театр училищесы дигәнне гомумән белмәгәннәр. Балачактан: «Син – артист, укып торасы юк. Барасың да уйныйсың», - диделәр. Берәрсенә ияреп китәр дип уйлаганнардыр. Безгә Минзәлә театры килгәч, бер актриса аңлатты һәм без Казанга юл тоттык. Шуннан башланды да инде бу әкият. 14 яшьлек бала консультацияләрдә булып, елап бетә. Тиктомалдан еларга, кычкырырга, янгын чыккан күрше йорттан әбиеңне коткарырга – гомумән, миңа хас булмаган нәрсәләр эшләргә кушалар. Әлбәттә, үз компанияңдә шаярып йөрү бер хәл, ә сиңа ят җирдә күңелеңне ачып нәрсәдер сөйләргә, нәрсәдер эшләргә кирәк. Хәтерлим, елап, кәефләр бетеп кайтканда, папа белән мама алгы утыргычта сөйләшеп кайталар. Колак очы белән генә ишетәм: «Бу бала аягын да атламаячактыр инде Казанга да, театр училищесына», - дип сөйләшәләр. Шунда миңа борылып: «Барасыңмы тагын?» – дип сорадылар да, белмим, нәрсә этәргәндер, күңелдән чыккандыр инде ул: «Барабыз, керәбез, укыйбыз, артист булабыз», - дип әйткәнмен.

- Монда сезне икенче атагыз булган Рәшит ага Заһидуллин укытып чыгарды.

- Без көчле укытучыларга эләктек. Иң беренче урында Рәшит ага Заһидуллин. Габдерәүф абый Нуриев – һич шикләнми әйтә алам, ул хәзерге вакытта Татарстанда сәхнә теле буенча иң көчле укытучы. Андыйлар сирәк, хәтта юк дип әйтә алам. Резидә дә аннан дәресләр алды. Хәзер театр училищесында, «Апуш»та сәхнә теле укыта. Иң мөһиме – артист булырга теләгән студентларга театрны яратырга өйрәтергә кирәк. Театр башка сәнгать төрләреннән бик аерыла. Син анда үзең генә түгел, һәрвакытта коллективта. Син анда гомер буе хезмәт итәргә тиеш. Без аена 15 спектакль уйныйбыз. Көн саен яңа образ, яңа рольләр. Син көн саен яңарып, үзгәреп торырга тиеш. Бу нота, җыр өйрәнеп концерт саен шуны башкару гына түгел. Син – кеше күңелен өйрәнергә тиешсең. Син яңа кеше тудырырга, үзең яңадан туарга омтылырга тиешсең. Театр шуның белән аерылып тора. Әгәр синең дәүләт төзисең килә икән, башта театр төзеп кара. Анда чынлап та берничә коллектив: артистлар, админстрация, декорация ясаучылар, билет сатучылар, реклама бүлеге. Боларның барысын да бер җепкә бәйләп алып барырга кирәк. Дөрес максат сайлау да мөһим. Әгәр дә син театрны яратмыйсың икән, анда эшләргә кирәкми. Син эшкә килгәндә, театрның тарихын, артистларын белеп килергә тиеш.

- Сез белеп килдегезме?

- Әлбәттә. Мин башта Кариев театрына. Алар ул вакытта Киров районында эшлиләр иде. Мин хәтта аннан отпускной да алдым әле. Ләкин Зөлфәт Закиров Мәскәүгә укырга кергәнлектән (мин аңа бик зур рәхмәтле), бер урын бушап, Тинчурин театрына күчтем. Театрның нәрсә икәнен, һәм безне нәрсә көтәчәген без белә идек. Анда ат булып эшләргә кирәк иде. Бернинди дә буш вакыт юк, без көне буе театрда идек. Репертуар спектакльләре бара, әдәби спектакльләр куйдык, аларның телевизион вариантын эшләдек. Әйтик, Разил Вәлиевнең «Язмышым юллары» әдәби спектакле бар иде. Бик үзенчәлекле, кызыклы спектакль. Тамашачы яратты, кызганыч, озак уйный алмадык. Без һәрвакыт ниндидер эзләнүдә идек.

- Сез Тинчурин театрында бик тиз популярлашып киттегез. Һәм ул бүгенгә кадәр югалмый. Бүген дә яшьләр килә, сезнең труппа һәрдаим яшәреп тора, ләкин алар андый популярлыкка әле ирешә алмадылар. Моның сере нидә?

- Бу бик җитди сорау. Моңа җавап бик күп кешеләргә ошамаска мөмкин. ләкин мин ерып чыгарга тырышам. Беренче чиратта, тырышлык. Театрга ыштан туздырырга килергә кирәкми. Син һәрвакытта да беренче булырга тырышырга тиешсең. Ниндидер җиңеллек белән түгел, ә чын мәгънәсендә фундаменталь рәвештә үзеңә басарга баскычлар ясап, өскә, югарыга менергә тиешсең. Чери торган агач баскыч түгел, нык баскыч кирәк. Үрмәләп менгән кеше баскычын чынлап та әйбәтләп, ватылмаслык итеп төзи. Йөгереп менгән кеше, бәлки, чит кеше баскычыннан менеп киткәндер, ләкин ул аның баскычы түгел, ул аны белми. Артист һәрвакытта да профессиональлеккә омтылырга тиеш, чөнки театр училищесыннан соң укымасам да ярый дигән фикер – түбәнгә илтә торган фикер. Син югалачаксың. Театр училищесында укыган белән театрда 3 ел да эшләп булмый. Һәрвакытта да яңарырга тиешсең. Икенчедән, артистны күрә белергә, ача белергә кирәк. Син труппага килеп керү белән режиссер сиңа игътибар итәргә тиеш. Әлбәттә, артистны бары тик театрның тарихы, язмышы белән кызыксынган һәм бу театрга бары тик яхшылык теләгән, театр өчен җанын-тәнен бирергә әзер булган режиссер гына күрә ала. Ул артистны алга этәрә, анда ниндидер яңалык эзли, үзенчәлеген табып әле театрда булмаган рольләр ясарга тырыша ул аннан. Шахмат кырындагы сыман ниндидер пешка, бер генә траектория белән хәрәкәт итә торган артист кына түгел, мин синнән яңалык таләп итәм, тамашачы сине яңача күрсен, сине күреп театрга килсен дип эшләргә тиеш режиссер. Шул вакытта гына артист чынлап та үзен минем белән эшлиләр, миндә артист күрделәр дип алга бара ала, үз баскычларын төзи ала. Әлбәттә, режиссерсыз да эшли ала торган артистлар бар. Алар тирли-тирли җаны-тәне белән эзләнүдә. Режиссер әйтеп бетермәгәнне үзләре эзли, каяндыр табалар. Барыбер спектакльдә күренәләр. Аны күрмичә мөмкин түгел, чөнки ул яңалык тапкан, шуңа тамашачы тарафыннан яратыла. Театрда яңа артистлар барлыкка килсен, йолдыз булып кабынсыннар өчен шушы 2 фактор ята. Өченчесе, режиссер әле педагог, бик көчле укытучы булырга тиеш. Безгә шул ягы белән бәхет елмайды. Рәшит Заһидуллин – бик көчле укытучы, режиссер, театрны ярата торган кеше. Шуңа күрә без кабындык, баскычларын салдык һәм хәзер дә салып киләбез. Әлбәттә, җиңел булмады, елаулар, күз яшьләре аша килдек. Артист эше – ул психологик эш. Синең күңелең белән уйныйлар. Син аннан яңа хис тартып чыгарырга тиеш. Кайдадыр яшеренгән, бәлки ул хисне аның беркемгә дә күрсәтәсе дә килмидер, ләкин режиссер ниндидер ысуллар белән, теге яки бу төймәгә басып, шул хисне тартып чыгарса, сәхнәдә таләп итсә, артист яңача ачыла.

- Сез 2008 елда бер төркем булып Тинчурин театрына килеп кердегез. Инде хәзер Тинчурин театрының әйдәп баручы актерлары. Театр училищесында салынган дуслык сәхнә артында бүген дә дәвам итәме?

- Сәхнә артында да, сәхнәдә дә син бертуган шикеллегә әйләнеп бетәсең. Туганнар алар ничек кенә әйткәләшсәләр дә барыбер туганнар булып калалар. Син аларны барыбер якын күрәсең. Ничә еллар бергә, нинди серләр булырга мөмкин?! Син аның киләчәктә нинди адым ясаячагын да беләсең.

- Артыңа пычак китереп кадамаслар дип әйтә аласыңмы?

- Кадасалар да барыбер туган (көлә). Туган кадады, чит кеше түгел диярмен. Пычагы үткен, тиз керде, үтмәс пычак кадамады, белеп кадады. Аптырарга кирәкми. Мин барыбер кешене кичерәм, үпкәли торган кеше түгел. Аннары мин нәрсәгә ул алай эшләде икән дип уйлыйм. Кешене шуңа нәрсәдер этәрә бит. Мин нәрсә эшләдем икән дип уйларга кирәк инде икенче яктан. Кем дөрес булганын бары тик киләчәк әйтә.

Фото: © Рамил Гали

- Резидә белән танышу тарихын сорамыйм, кызыксынган кешеләр аны үзләре табып укысыннар. Резидәнең бүген синнән популяррак булуы ачуыңны китермиме?

- Юк, һич кенә дә. Мин хатын-кызлар белән гомумән ярышмадым. Һәр кешенең үз юлы. Мин һич тә икеләнмичә әйтә алам, Резидә ул хатын-кызлар арасында иң популяр, иң талантлы, иң оста артист. Ул күп итеп үз өстендә эшли. Һәрвакыт яңа эштә, мәдәнияттә, балалар укытуда. Җырласа үзәкләргә үтеп керерлек итеп җырлый, уйнаса җаныңны сыгып алырлык итеп уйный. Тормышта яшәгәндә дә хатыным буларак искиткеч. Ходайга аның белән таныштырган, очраштырган өчен мең рәхмәт. Ничә еллар мин аны үземә каратырга тырыштым һәм моның өчен үкенмим. Хәзергә кадәр яратышып яшибез, малай үсеп килә. Безнең атылган йолдызлар яктылыгы киләчәккә барып җитеп, киләсе буыннар үзләренә җан җылысы алып, дәва табып, үрнәк алып яши алсалар, безнең өчен горурлык булачак. Резидә белән бер-беребезне 2-3 көн күрмәгән чаклар да була. Ял вакытында мин мәҗлесләр үткәрергә бер якка чыгып китсәм, Резидә рәсми концертлар белән икенче якка китә.

- Сине андый рәсми концертларга чакырмыйлар никтер, гәрчә сәхнәдә икегез бик матур күренәсез.

- Алар яңалык кертмичә ничек язылган, шулай эшләргә өйрәнеп беткән. Минем инде телем тик тормый, шуңа алмыйлар да (көлә). Мин анда булып караганым бар, андый җирләрдә чыгырымнан чыга башлыйм.

- Артем, соңгы елларда без синең тагын бер талантыңны ачтык бит. Җырлар язасың, аларны үзең башкарасың да. Бу синдә йоклаган сәләт идеме?

- Шулайдыр, күрәсең. Студент вакыттан ук яза башлаган идем, моның сәбәбе – Резидәгә гашыйк булу. Иң беренче язылган җырым аңа багышланган иде. Шуннан китте инде. Илһам килгән чаклар була, яки нәрсә беләндер килешмисең дә, шуңа тиз генә сүзләре дә языла. Гитараны аласың да уйный башласың. Үземне искитмәле көйләр язам дия алмыйм. Мин һәрвакытта да гитара белән язам. Шулай да соңгы язган «Татарстан» дигән җырым шактый танылды. Мин аның белән «Яңа татар җыры»нда икенче урын алдым, тамашачыларга ул бик ошый. Без аны театрда оркестр белән дә башкардык. Җырлар иҗат итүем җырчы буласы килүдән түгел. Бу гашыйк булудан, килешмәгәнлектән, дөреслек эзләүдән, сәхнәдә актер буларак әйтеп бетерә алмаган сүзләрне җырларга кертәсең. Кайчакта бик шаян җырлар килеп чыга. Мәсәлән, «Сарыклар» дигән җыр да бар. «Тормыш туе» да бар. Хәтта беренче Президентыбыз Минтимер Шәриповичка багышланган җыр да бар. Туган көненә язган идем. Үзе белә микән әле, юк микән? (Елмая). Әлбәттә, мин аларны радиога биреп, аранжировкалар ясап маташмыйм. Кем белә, шул белә. Туганнар җыелганда башкарабыз, аннары спектакльләрдә еш кына гитарада уйнарга туры килә. Бу миңа якын, ниндидер ләззәт бирә. Бик гади итеп әйткәндә, бу минем хобби. Ансыз мөмкин түгел, ләкин соңгы арада никтер язылмый әле. Белмим нәрсә белән бәйледер.

- Алга таба ниндидер кичә, концерт ясау теләге дә бардыр.

- Бар, җырлар шактый җыелды. Заманасында, яшь чак, җүләр чакта концерт та куйдым. Аннан соң мәңге концерт оештырмыйм дип үземә сүз биргән идем. Шуңа күрә хыялда түгел, алай булса, бик еракта булыр иде, киләчәктә планнар бар. Фатирник форматында бер кичә оештырып аласы килә.

- Әңгәмәбез башында югары миссияләр турында сөйләштек. Аларны тою, күрү өчен Тинчурин театрының кайсы спектакльләренә чакырып калыр идең?

- «Сүнгән йолдызлар». Мин массовкада, яшьләр белән бергә. Ләкин ул безнең көчле спектакль. Зөлфәт тә, Резидә дә бик бирелеп уйныйлар. Кемнәр килмәгән, «Кияүләр» комедиясенә килсеннәр. Хәй Вахитның музыкаль комедиясе. Аларны уйнау җиңел түгел. Җырларга, һәрвакыт җиңел, һавалы булырга кирәк. Сәхнәдә җиңел булу авыр. Тамашачы күңелен яулау – артистның тагын бер миссиясе шул. Аннары «Өч аршин җир». Җитди, көчле спектакльләрнең берсе.

- Нишләп Батырханны искә алмыйсың?

- «Җилкәнсезләр» чынлап та үзенчәлекле һәм җитди килеп чыкты. Әлбәттә ул үзгәрешләргә дучар булды, кыскартылды. Батырханны уйнарга яратам. Спектаклен дә якын итәбез. Аннан соң «Мәдинә»не әйтмичә мөмкин түгел. Бер көнне исәпләп утырган идек, 40ка якын образ башкарылган инде. Әкиятләр, әдәби спектакльләр белән бергә. Мин хәзер 17нче сезонымны ачарга әзерләнәм. Шул вакыт өчен аз түгелдер. Һәммәсе бик якын. «Төш» бар иде. Аның белән елый-елый хушлаштык. Анда тормышның катлаулы сорауларына җавап табарга мөмкин иде. «Назлы кияү»... Аяныч ки, элеккеге классикларны, «костюмированный» спектакльләрне хәзер бик сирәк куялар. Аларга ниндидер яңалык кертеп куялар. Әлбәттә, яңалык булырга тиеш. Ләкин яңалык – дару шикелле. Аны күп ашарга ярамый. Даруны аз-азлап, витамин урынына гына бирергә кирәк. Яңалыкка алып барырга кирәк, әлбәттә. Татар театрын алдынгы, үзе барлыкка килгән дип әйтеп булмый. Ул рус мәдәниятеннән безгә күчкән әйбер. Аларны берничек тә аерып булмый. Шуңа күрә чит ил репертуары да, рус авторлары да куелырга тиеш. Татар театры икәнсең, татар драматургиясе күбрәк булырга тиеш. Татар театрында рус, чит ил спектакльләре дә татарча уйналырга тиеш.

- Артем, җитди һәм мәгънәле дә әңгәмә өчен рәхмәт. Безнең фикерләр кемгәдер барып җиткәндер, аңлашылгандыр дип уйлыйм.

- Раил, җиткерерләр! Гел борчылмыйм мин ул хакта. Мин ул яктан бик ачык кеше булдым, ниндидер кыйналулардан курыкмадым. Мәдәният, театр өлкәсенә кагылышлы серләрем булмагач, «Тегеләй әйтте бит ул,» - дип «җиткерә» алмыйлар, чөнки ул кешеләр: «Мин аны синнән башка да беләм инде», - дип әйтәчәкләр. Пискуновның нәрсә эшләгәнен, ни уйлаганын, ни теләгәнен бөтен кеше дә белә, ул яктан бик ачык. Тамашачыларны барлык театрларда да көтеп калам. Театрга йөрергә, яратырга кирәк. Театрда начарлыкка өйрәтмиләр. Туфан Абдуллович әйтмешли: «Әле бер спектакльдән соң да чыгып, тамашачының сугышканы юк». Һәр кеше үзенә дәва таба, нәтиҗәләр ясый. Тинчурин театрына йөрсәләр шат булырмын, мине карарга килсәләр, май урынына эреп китәчәкмен. Артист тамашачы мәхәббәтенә мохтаҗ.

Фото: © Салават Камалетдинов




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Квартальная выручка Freedom Holding Corp. выросла до $450,7 млн

Валютные ставки — в рост. «Выберу.ру» подготовил рейтинг лучших долларовых вкладов за июль 2024 года

Мари Краймбрери, Звонкий, DAASHA выступят на марафоне «Авторадио»

«Сады и люди»: что можно увидеть рассказывает Радио Romantika


Мари Краймбрери, Звонкий, DAASHA выступят на марафоне «Авторадио»

Концерт Эдуарда Хиля – младшего посвященный 90-летию со Дня рождения народного артиста РСФСР Эдуарда Анатольевича Хиля

Жители столицы популярнейшей страны начинают массовое бегство из города, который оккупировали туристы и мигранты, и это вовсе не Париж

Счастливый сотрудник – эффективный сотрудник: как позитивная атмосфера в компании влияет на успех?


Angel Ayala Twice Floors Dave Apolinario In 6th Round Knockout To Win IBF Flyweight Title

Hidden Sky setting instantly improves TV guide – all it takes is three clicks on your remote

Evolving Trends in Realistic Sex Doll Manufacturing

The Rise of Robotic Realism: Exploring the Future of Sex Dolls


Коммерсанты пытались вывести за рубеж свыше трёх миллиардов рублей

Квартальная выручка Freedom Holding Corp. выросла до $450,7 млн

Большой стадионный концерт MACAN в Москве при поддержке Like FM

Кроссоверы Москвич — а что в них российского?


Фанаты серии игр Legacy Of Kain смогут получить легендарный меч Похититель душ

You can get every Dragon Age game yet made for just $10 in EA's August Steam sale

Geralt's voice actor confirms he'll be in the next Witcher, but not as the main character: 'Geralt will be part of the game'

Bungie promises to address the 'uncertainty' surrounding the future of Destiny 2 following massive layoffs last week



Родители Якутска рассказали, сколько тратят на сборы ребенка в школу

В Якутске водитель легковушки пытался задавить молодых людей и пырнул ножом одного из них?

«Золотое» жилье: топ-5 самых дорогих квартир в Якутске

День службы спасения: в квартире обнаружен труп, ребенка так и не нашли, пропал рыбак




День службы спасения: в квартире обнаружен труп, ребенка так и не нашли, пропал рыбак

Любимая работа электромеханика Смолкина

На реках Якутии прибывает вода из-за дождей

Вышел трейлер фильма с двойником Леонардо Ди Каприо из Якутии


Татарстан фотографы күргәзмәсе «Мосфильм»да: «Ясалма интеллект гасыры килеп җитте»

Сенокос-2024: планы и риски

Журналист Иван Борисов: «Не жалейте миру добрых слов!»

На трассе Р-504 Колыма в Якутии идут восстановительные работы


Калинская снялась с матча третьего круга турнира WTA 1000 в Торонто

Арина Соболенко сделала заявление после сенсационного поражения

Ма Лун — первый в истории Китая обладатель шести золотых медалей Олимпийских игр

Теннисистка Самсонова вышла в четвертьфинал турнира WTA 1000 в Торонто


«Научный прорыв!» Как в Амге очищают озеро с помощью тропического водного растения

Не постеснялся — украл детский рюкзак со скамейки

В Якутии средние показатели температуры воздуха оказались ниже на 5–6 градусов

Вылеты самолетов Бе-200 запланированы в Сунтарский и Верхневилюйский районы


Музыкальные новости

Певица Алла Пугачева заявила, что никогда не забудет экс-мэра Петербурга Собчака

Игорь Бутман о «Jazzовых сезонах», перспективах джаза в России и разнообразии жанров

Певица Теона Контридзе заявила, что удивилась обстановкой дома Цискаридзе

Концерт Эдуарда Хиля – младшего посвященный 90-летию со Дня рождения народного артиста РСФСР Эдуарда Анатольевича Хиля



В Усть-Алданском улусе прокуратура внесла представление о досрочном прекращении полномочий главы Суоттунского наслега


«У «Зенита» и второй состав может побороться за место в тройке РПЛ»

С 12 августа: Сбербанк предупредил всех, кто заходит в «Сбер Онлайн»

Обложка песни. Обложки альбомов песен. Сделать обложку для песни.

Пулково за семь месяцев 2024 года обслужил почти 12 млн человек


В Якутии после ДТП в Горном районе пострадали восемь человек

Дежурный прокурор: В Горном районе в ДТП пострадали семь человек

В Нюрбинском районе Якутии ввели новую автозаправочную станцию

Айсен Николаев обсудил развитие транспортной сети Якутии с руководством Минтранса РФ и Росавтодора


Айсен Николаев: Дмитрий Ядров, как коренной якутянин, понимает, что авиация играет особую роль для республики





Перспективы совершенствования оказания медицинской помощи в АЗРФ обсудили на форуме «Арктика — Регионы»

В Якутии пациент ударом головы сломал нос врачу, не желая лечь на каталку

В Якутии проходят мероприятия ко Дню физкультурника

Спортивные соревнования и вручение знаков отличия: как в Якутске отметили День физкультурника



Родители Якутска рассказали, сколько тратят на сборы ребенка в школу

В Якутии проходят мероприятия ко Дню физкультурника

Спортивные соревнования и вручение знаков отличия: как в Якутске отметили День физкультурника

Якутские борцы остановились в шаге от олимпийских медалей




Айсен Николаев обсудил с главой минприроды РФ увеличение финансирования на охрану лесов от пожаров

Глава Якутии поздравил с Днем строителя

Глава Якутии поздравляет с Днем строителя

Айсен Николаев обсудил развитие транспортной сети Якутии с руководством Минтранса РФ и Росавтодора


Глава Якутии встретился с министром природных ресурсов и экологии РФ

В двух улусах Якутии превышен ПДК химических веществ в воздухе

В Якутии за сутки ликвидировали два лесных пожара

Угрозы населенным пунктам и объектам экономики от лесных пожаров в Якутии нет


В Усть-Алданском улусе прокуратура внесла представление о досрочном прекращении полномочий главы Суоттунского наслега

Как нам обустроить республику: в поселениях Якутии создают общественные пространства

Восемь лесных пожаров ликвидировали в Якутии за сутки

«Научный прорыв!» Как в Амге очищают озеро с помощью тропического водного растения


Перспективы совершенствования оказания медицинской помощи в АЗРФ обсудили на форуме «Арктика — Регионы»

Летевший из Москвы в Сыктывкар самолет перенаправили в Архангельск

Жизнь людей под угрозой: В Архангельской области обнаружили 288,5 метра бесхозного газопровода

В Архангельской области 15-ти летний мотоциклист попал в ДТП


За издевательство над бездомным в Симферополе задержали двух треш-стримеров

«Жизнь. Творчество. Судьба» к 130-летию со дня рождения писателя, драматурга, переводчика М. М. Зощенко

Ярмарка специальностей "Мир профессий и твое место в нем"

В Крыму задержали завотдела одной из симферопольских больниц за взятку


Якутянка Лариса Троева установит новый рекорд в Санкт-Петербурге

Сахаэнерго продолжает навигационный завоз топлива

Как нам обустроить республику: в поселениях Якутии создают общественные пространства

Восемь лесных пожаров ликвидировали в Якутии за сутки












Спорт в Якутии

Новости спорта


Новости тенниса
Евгений Кафельников

Модель Алеся Кафельникова опубликовала фото повзрослевшей дочери Киары






Четыре человека погибли при столкновении двух автомобилей в Амурской области. В одной из машин находилась пара из Алдана

День службы спасения: в квартире обнаружен труп, ребенка так и не нашли, пропал рыбак

Восемь лесных пожаров ликвидировали в Якутии за сутки

Журналист Иван Борисов: «Не жалейте миру добрых слов!»