Главные новости Алдана
Алдан
Сентябрь
2024

Чиләбе мәктәбендә фаҗига турында: «Бала үзенә урынны чүкеч күтәреп билгеләргә теләгән...»

0

Бүген кабат илдә мәктәп фаҗигасе. Чиләбенең 68 нче коррекцион мәктәбенә иртәнге сәгать 9 тулганда биология дәресенә 7 нче сыйныф укучысы Р. килеп кереп, чүкеч һәм пычак белән һөҗүм итә башлый. Рюкзагында пистолет муляжы да булган.

Барлыгы 4 укучы һәм бер укытучы зыян күрә. Мәктәпнең ишек төбендә пенсионер каравылчы утырган. Ул куркыныч булуы турында хәбәр бирә торган тревога төймәсенә дә вакытында басмаган, чөнки металлодетектор рамкалары эшләмәгән, укучы да аңа шикле тоелмаган.

Биология укытучысы Нина Шошина әйтүенчә, ул биология дәресе бетәргә биш минут кала класска йөгереп килеп керә, кулында пистолет һәм чүкеч була. Берни әйтми, кычкыра гына башлый. «Мин аны туктатыр өчен кычкыра башладым. Аңа таба йөгердем, әмма ул ике кызның башына сугып өлгерде, минем кулга, иңбашына, башка сукты», – дигән ул. Укытучының бармагы сынган.

Р. иң башта классташы Лераның башына суккан, ул иң күп зыян да күрүче – аның баш сөяге сынган. Ул шулай ук кызның бугазына пычак белән да сызган дип язалар. SHOT мәгълүматлары буенча, кызның хәле бик авыр дип бәяләнә. Ул класста чакта ук аңын җуйган.

Тагын бер кызның – Машаның да хәле авыр, аның баш сөяге ватылган.

Р. чүкеч белән классташларына ташлангач, класста паника башланган. Укучының коралларын тартып алырга 57 яшьлек химия укытучысы Нина Шошинага малайның классташы 13 яшьлек Андрей булышкан. Егет куркып калмаган, кораллы Р.га каршы торган һәм үзе дә зыян күргән. Укучылар сүзләренчә, Р. класстан йөгереп чыккан да, бәдрәфтә качып, үзенә кул салырга теләгән. Аның кулында зур пычак була. Аны мәктәп каравылчысы куып тоткан. Мәктәптән полициягә шалтыратканнар.

Укытучы Нина Семеновна әйтүенчә, Р. элек беркайчан ярсу булмаган, тыныч булган. Бу сыйныфта ул берничә ел укыта. Яшүсмернең башкалар белән аралашуда проблемаларын күргән булган.

Видеода: каза күргән кызны мәктәптән алып чыгып китәләр

Табиблар балаларның гомере өчен көрәшә

SHOT ачыклаганча, Машаны хәзер операциягә әзерлиләр. Ул шок хәлендә һәм берни хәтерләми. Кызның әтисе һәм әбисе сөйләгәнчә, бу хәл турында укытучы әнисенә шалтыратып әйткән. Шунда ук туганнары мәктәпкә килгән. Машаны хастаханәгә салганнар. Якыннары аның эче бик авыртуын һәм косуын әйткән. Табиблар балаларның гомере өчен көрәшә.

Яшүсмер суицидаль уен-үлем квестында катнашкан дип фаразлыйлар. Ул уенда укучы биремнәр үтәгән, азагы үзенә кул салу белән төгәлләнергә тиеш булган. Ләкин нияте тормышка ашмый, һөҗүменнән соң аны бәдрәфтә тоткарлыйлар. Бу уен турында июль аенда мәктәпләргә хәбәр килә, укытучыларга шундый куркыныч булуы турында җиткерәләр. Бу уен моңарчы бик күп баланың гомерен алып киткән Россиядәге тыелган уенның аналогы була. SHOT ачыклаганча, бу уенга үзеңне видеога яздырып эләгергә мөмкин булган. Аннары укучылар биремнәр алып, наркотиклар, корал, шартлаткычлар ясау, вандализм, һөҗүмнәр буенча инструкцияләр алган.

Класс җитәкчесе, химия-биология укытучысы Нина Шошина

Фото: ©

Һөҗүм сәбәбе нәрсәдә?

Әлегә матбугат чаралары ике сәбәп турында язды. Берсе – һөҗүмгә беренче булып дучар булган кыз – Валерия берничә көн элек малайны косметика белән буяган булган. Классташлары малайдан көлгәннәр. Шуңа да малай кыздан үч алгандыр дип фаразлыйлар.

Икенчедән, малай интернетта яшүсмерләрне начар юлга этәрә торган төркемгә ияргән булуы ихтимал.

Укучыларның берсе әйтүенчә, һөҗүм иткәндә малай кара битлектән булган. Элек малай психиатрда һәм мәктәп психологында күзәтүдә булган. Малай яшьтәшләре белән аралашмаган диярлек, йомыкый булган. Класста аның белән беркем дус булмаган. Р. даими рәвештә соцчелтәрләрдә дуслар эзләгән.

Укытучылар күптән Р.ның үзен сәер тотуын сизгән: начар укый, классташлары белән аралашмый, «үз дөньясында» йөри. Ул еш кына дөньякүләм тәртип, нацизм, корал көче, сүз иреге турында фикер йөрткән була. Социаль челтәрләрдә ул куркыныч рәсемнәрне пост итеп куя башлаган, һөҗүм алдыннан «мәктәп балалардан коллар ясый» дип язган.

Вакыт узган саен малайның ябылганлыгы арта барган, кара киемнән йөри башлый. Башта педагоглар, бәлки, сәерлеге гаиләдәге проблемалар белән бәйледер дип уйлаган, ләкин ул версия дөреслеккә туры килмәгән, укучының гаиләсе имин санала.

Мәктәпкә малай ничек чүкеч алып керә алган?

SHOT мәгълүматлары буенча, металлодетекторлар һөҗүмгә берничә көн кала сүндерелгән булган. Тикшерүчеләр хәзер шуның сәбәбен ачыклый. Ишек төбендә хосусый сак предприятиесе хезмәткәре - 51 яшьлек Оксана Юрьевна утырган. Тревога төймәсенә ул Р.ның һөҗүменнән соң 15 минут вакыт узгач, үзенә кул салырга теләгән Р.ны бәдрәфтә тотканнан соң гына баскан.

Бүген каравылчыны эшеннән азат иткәннәр. Мәктәпкә ваемсызлык һәм тыелган предметларны алып керү тәртибе үтәлмәгәнгә җаваплылык билгеләнәчәк. Чиләбе өлкәсе мәктәпләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән.

Җинаять эше ачылган

Барлыгы дүрт кеше зыян күргән: укучылар Лера, Маша, Андрей һәм укытучы. Р.ның кулы яраланган. Тикшерүчеләр аны сораштырыр өчен бераз вакыт узганын көтә, әлегә аның үз-үзен тотышы адекват түгел икән.

13 яшьлек Р.ны җинаять җаваплылыгына тарта алмыйлар, аны башта психдиспансерга җибәрәләр. Аның үз аңындамы-юкмы икәнлегенә экспертиза үткәрәләр.

Р.ның туганнары малай «үзенчәлекле» булганын, шуңа коррекцион мәктәптә укыганын әйтә. Тышкы яктан башка балалардан аерылмаган. Гаиләдә бердәнбер бала. Әнисе хастаханәдә шәфкать туташы, әтисе - Чиләбе заводында аппаратчик. Хәзер аларны сораштыралар. Ата-анасы улларының яңа уенга кереп киткәнен сизмәгән дә, дип языла. Малайның өендә тентү булган. Чүкеч һәм пычак ачык җирдә ятканы ачыкланган.

«Безнең җәмгыять чирле»

Фото: © Рамил Гали

Әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова:

Безнең тәрбия аксый. Ата-ананың бала белән аралашырга вакыты юк, шуңа күрә балалар социаль челтәрләрдә утырып, уеннарны сеңдереп тәрбияләнәләр. Мин безнең җәмгыять чирле дип бәялим. Бер-беребезгә җылы сүз таба алмыйбыз, вакытында бу хәлләрне туктата алмыйбыз.

Кеше шушындый очракларны гадәти итеп кабул итә, ияләнде. «Буллинг» дигән әйбер хәзер нормага керә. Буллинг корбаны үзе гаепле дип санала. Мондый хәлләрдә бала үзенчә үзен ничек якларга икәнен эзли. Аның янында ата-анасы, укытучы булмаса, шундый хәл килеп чыга.

Класста коллектив берничек тәрбияләнми. Укытучылар, имтиханнарга әзерләнеп, тәрбия чараларын уздырырга вакыт тапмыйлар. Укытучы моңа гаепле түгел, чөнки бала дәресе беткәч, түгәрәкләргә, репетиторларга чаба. Совет мәктәбендә икенче сменага мәктәптә кала ала идек, шунда тәрбия чаралары үткәрелә һәм класс коллектив булып формалаша иде. Шәхесләр арасындагы бәйләнешләрдә берәр зәгыйфьлек күрсә, укытучы карап, эш биреп, бу балаларны сөйләштереп, тәртипкә кертә иде.

Кайчак күчеш чоры вакытында балалар тормыштан кирәкмәгән нәтиҗә чыгаралар. Вак-төяк әйберне катастрофа итеп кабул итәләр. Шуңа балалар белән аралашырга, алар белән дус булырга кирәк, ләкин укытучының да, ата-ананың да моңа вакыты юк. Класс формалашмый, ул формалашсын өчен берәр күмәк эш, проект кирәк. Шуңа балалар бик кырыс үсә, класста кыргый әйберләр килеп чыга. Элек коридорда нәрсә булганын карап торырга дежур укытучылар була иде, кызганыч, хәзер бу әйберләр сүздә генә кала.

Сак системасына килгәндә дә. Җиһазлар эшләмәгән диелгән, димәк, гадәттәгечә, алар контроль иткән оешмалар тикшергәндә генә эшли булып чыга. Дөрес, мәктәп тә бикле төрмәгә әйләнергә тиеш түгел. Элек мәктәпнең ишекләре гел ачык булды. Балалар уйнадылар, аралаштылар, мондый очраклар сирәк була иде. Җәмгыятьтә тәрбия юкка чыгып бара. Җәмгыять үзгәрергә тиеш, шунда балалар да үзгәрәчәк. Бала нәрсә күрә, шуны кабатлый. Алар әлегә интернет уеннарын, шундагы стереотипларны күрәләр.

Тормыштан китап китте. Китап турында сөйләшү юкка чыкты. Тормыштагы төрле ситуацияләрне китаптан укып, бала үзенә тәҗрибә ала иде. Рухи әйберләрне алып аттык - музей, кино, театр юкка чыкты. Дөньяны көч белән җиңәргә телиләр.

Сез күз алдына китерегез – бала классташына кул белән дә сукмаган, чүкеч белән килгән бит! Аның өчен бернинди чикләр юк. Балаларның аралашу механизмнары аларга җәмгыять тарафыннан күрсәтелмәгән. Диалогка күчә алмыйбыз. Бала җәмгыятьтә үзенә урынны чүкеч күтәреп, кыргый форматта билгеләргә теләгән. Җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне үзгәртмәсәк, мондый хәлләр гел кабатланачак.

Фото: © Салават Камалетдинов

Шагыйрь Рифат Сәлах:

Җәмгыятебездә кеше күңелен кайгырту сирәгәйде. Күп нәрсәне күрмичә, игътибар итмичә калабыздыр. Бу дөньяда яхшылык та, яманлык та бар. Һәр адымыбыз күзәтү астында булганда, алар ешрак күренә. Мондый начар хәлләрне күреп халыкка җиткерү, бер яктан, дөрестер, ләкин, икенче яктан, начар әйберләрне сөйләгән саен, башка кешеләргә начар үрнәк тә шикелле. «Слово пацана» дигән фильмнарның дөньяга чыгуы да начар тәэсир итә инде. Элек тә булгандыр андый хәлләр. Мәгълүматның киң таралуы сәбәпле, бу хакта хәзер еш ишетәбез.

Матурлык турында күбрәк сөйләшергә кирәк. Начар хәлләрне сөйләп, пропаганда бармый микән? Ата-аналар карап та бетермәгәндер, анысы да бар. Бер вакытта да әти-әниләр бөтенесен дә карап бетерә алмый. Җәмгыятьтә мондый чирләрне күрергә кирәк, шул ук вакытта, пропаганда булмыйча, урталыкны табарга иде.

Фото: © Михаил Захаров

Татар китабы йортының мөдире, Казан федераль университетының Иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм багланышлар институтында Фәлсәфә һәм дин белеме бүлеге, дин белеме кафедрасында ассистент Айдар Шәйхин:

Бу – фаҗига. Мондый фаҗигане ничек булдырмый калырга – менә анысы аңлашылмый. Чөнки монда төрле факторлар бар. Баланың сәламәтлеге какшаган булырга мөмкин. Аны вакытында күрү ата-ананың, укытучының, психологларның да вазифасы. Илдә мәктәпләр күбәя, балалар арта, балаларга игътибар җитеп бетмәскә мөмкин. Шактый куркыныч мондый ситуация теләсә кайда килеп чыгарга ихтимал. Мәктәпкә һәр кергән баланы тикшереп, тентеп кертү мөмкин түгел, билгеле, шуңа илкүләм профилактика булырга тиеш. Алдан фаразлап та булмый торган фаҗига бу. Балаларны Интернетта языша торган кешеләрдән дә сакларга кирәк, Интернет аша йогынты ясау чаралары күп, тәҗрибәле кешеләр дә мошенникларга юлыга, тәэсир итеп, әллә нинди юлга кертеп җибәрәләр. Котылу чараларын күзаллау да авыр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



В Люберцах росгвардейцы задержали гражданина, находящегося в федеральном розыске

В Московской области сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого водителя

В Московской области сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого водителя

Сотрудники вневедомственной охраны Росгвардии Московской области провели патриотические уроки для школьников региона


Примеры образов для женщин, которые знают себе цену

Одна ложка. Врачи назвали продукт, защищающий сердце от тромбов и инфаркта

Детское радио покоряет Крайний Север

Будущее уже наступило: теперь заказы гостям приносит робот


The FREE water saving gadget that can slash bills by £40 – it’s so easy to do

Indiana Jones fans can grab a free custom Xbox if they are as smart as the professor himself

Harris pokes fun after Trump turns rally into bizarre dance-a-thon

'With all the talk about "Babar"...': Ashwin on Ghulam's debut ton


На Сенном рынке мужчина убил брата

Музей "Тетис"

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

На Урале вынесли приговор водителю автобуса за спровоцированное им смертельное ДТП


Ультимативный гайд по NekoBox для Android, PC и SmartTV: ускорение YouTube, Discord и других сайтов

You can try a taster of the Dead Cells dev's next roguelike Windblown ahead of its early access debut later this month, courtesy of Steam Next Fest

Golden Spatula — авто-баттлер по вселенной League of Legends выйдет в Юго-Восточной Азии

This computer built inside Minecraft has 1,107,419 blocks, over 15 million views on TikTok, and all started 'for the fun of it'


Огляд дверних циліндрів для замка: найкращі рішення від популярних брендів


В Якутске завершили реконструкцию улицы Винокурова

В Якутске подрядчик выплатит штраф за нарушение сроков открытия участка дороги

В Якутске 17 октября по некоторым адресам на всю ночь отключат воду

Итоги шестого дня Московской недели моды




Дежурный прокурор: В Среднеколымском улусе снегоход «Буран» с двумя людьми провалился под лед

Билайн увеличил скорость 4G в удаленных селах

В Якутии ожидаются осложнения в работе паромных переправ

График ремонтных работ энергетиков на период с 16 по 29 октября


Студентам и работникам транспортных колледжей Якутии вручили именные стипендии Владимира Членова

Синоптики предупредили о сильном снегопаде и метели в ряде районов Якутии

График ремонтных работ энергетиков на период с 15 по 28 октября

Дежурный прокурор: В Среднеколымском улусе снегоход «Буран» с двумя людьми провалился под лед


Анастасия Потапова снялась с турнира WTA-500 в китайском Нинбо

Стокгольм (ATP). 2-й круг. Берреттини играет со Штрикером, Грикспор – с Фернли, Рууд встретится с Сонего, Пол – с Дьере

Дарья Касаткина вышла в 1/4 финала турнира WTA-500 в Нинбо, обыграв Синякову

Даниил Медведев снялся с турнира категории ATP-500 в Вене


Управляющая компания выплатит ущерб за вмятины на крыше и капоте автомобиля

Изменен график ремонтных работ энергетиков в Якутске на 16 октября

Уникальная находка в Тоджинском районе: житель Тувы передал редкий минерал в музей

Ринат Рахматуллиннан тормыш дәресе: «Начарлыкларны юкка чыгар да бүгеннән яши башла!»


Музыкальные новости

Желдорреммаш подвел итоги деятельности за 9 месяцев 2024 года

Игорь Бутман — о Московском джазовом оркестре и предстоящем туре

Поклонница Лепса назвала мерзким поведение певца на концерте в Красноярске

Концерт Московского ансамбля русской песни пройдет в поселке Биокомбината 2 ноября



В школах Якутии открыли профильные классы по электроэнергетике

"ЯКУТУГОЛЬ" завершил отгрузку угля в рамках северного завоза

На реках Якутии начинается ледостав

В Якутии на участке реки Лены началось ледообразование


В Москве прошел образовательный бизнес-форум «Женское дело. Территория успеха. Бизнес. Красота. Самореализация»

Лавров: Джонсон не потел перед камином во время переговоров в Москве

SHAMAN, Алсу, Игорь Крутой, Полина Гагарина и другие звезды поздравили победителей премии «Мы верим твердо в героев спорта»

Студия звукозаписи. Студия звукозаписи в Москве. Лучшая студи звукозаписи. Профессиональная студия звукозаписи.


Жителя Усть-Алданского района Якутии приговорили к трем годам колонии за повторное пьяное вождение

«Ты че, гом*к?»: в Якутии мужчина ударил школьника из-за куртки не того цвета

Убийство, мошенничество при предложении интим-услуг и пьяные водители: обзор происшествий в Якутии

В Ленске неосторожный водитель совершил наезд на опору ВЛ и скрылся с места ДТП


Продолжается прием заявок на Международный форум гражданского участия #МЫВМЕСТЕ

Путин гордится паралимпийцами на международных соревнованиях в Уфе

Договор Путина и Ким Чен Ына изменил мир: как документ о партнерстве усилил связи России с Китаем

Центр обработки данных для развития искусственного интеллекта может появиться в Якутии





Победителей трансплант-игр из Якутии наградили в Национальном центре медицины

Более 900 рейсов выполнили «Полярные авиалинии» в Якутии по заявкам врачей за девять месяцев

«Не смогла открыть глаза»: в Якутии девушка обратилась в больницу после наращивания ресниц

Телебашня Якутска засияет розовым цветом в честь Всемирного дня борьбы с раком молочной железы


Times узнала о "прохладной" реакции союзников на "план победы" Киева

Зеленский опроверг сообщения о создании Киевом ядерного оружия

Президент Литвы Науседа: в "плане победы" Зеленского нет ничего нового

Советник Зеленского Подоляк раскрыл содержание секретных приложений к "плану победы" Киева


Якутские дзюдоисты узнали имена своих первых соперников на чемпионате России

Борец из Приамурья победил на глазах у главного тренера сборной России

Победителей трансплант-игр из Якутии наградили в Национальном центре медицины

Воздушные гимнасты Госцирка Якутии участвуют в программе «Эхо Азии» в Казани




Айсен Николаев: «Я горжусь тем, что у нас в Якутии уже девять Героев России»

Глава Якутии встретился с депутатом Госдумы Владимиром Бурматовым

Айсен Николаев: Их имена прогремели на весь мир

С создателями фильма «Триумф» встретился глава Якутии


В Горном районе Якутии неизвестные сбили лося и разделали тушу

Комитетами Ил Тумэн рассмотрен главный финансовый документ Якутии

Сбили лося, оттащили и разделали: Разыскивают водителя

Романтика да и только: Церемония бракосочетания на Ленских столбах❤️❤️


В школах Якутии открыли профильные классы по электроэнергетике

График ремонтных работ энергетиков на период с 16 по 29 октября

Ринат Рахматуллиннан тормыш дәресе: «Начарлыкларны юкка чыгар да бүгеннән яши башла!»

Бокс: Якутский юниор стал призером чемпионата России среди взрослых


Нижегородцы смогут летать еще в два города уже с ноября

Собянин: Рублево-Архангельская линия метро откроется до 2027 года

До конца октября в квартиры архангелогородцев могут нагрянуть газовщики

Зимние прогулки...


Выставка-признание «Отцам мы посвящаем строки».

Выставка-юбилей «Рыцарь фантастики», к 90-летию со дня рождения Кира Булычёва, русского советского писателя-фантаста, ученого-востоковеда, сценариста.

Суши и роллы: в чем сходство и отличие

Литературно-музыкальная композиция «Под покровом Петра и Февронии» к Году семьи в России


Жители еще трех отдаленных сел получили мобильный интернет билайн

Якутский боксер Павел Васильев стал вице-чемпионом России

Управляющая компания выплатит ущерб за вмятины на крыше и капоте автомобиля

Изменен график ремонтных работ энергетиков в Якутске на 16 октября












Спорт в Якутии

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Стокгольм (ATP). 2-й круг. Берреттини играет со Штрикером, Грикспор – с Фернли, Рууд встретится с Сонего, Пол – с Дьере






В Якутии ожидаются осложнения в работе паромных переправ

Дежурный прокурор: В Среднеколымском улусе снегоход «Буран» с двумя людьми провалился под лед

Уникальная находка в Тоджинском районе: житель Тувы передал редкий минерал в музей

Жители еще трех отдаленных сел получили мобильный интернет билайн