Шәңгә яисә дучмак рецепты
Шәңгә яисә дучмак – бик гади камыр ризыгы. Аны төрле милләт вәкилләре яратып әзерли. Шәңгәне татар, рус, мари, удмурт халыкларының милли ашлары арасында очратырга була.
Мин шәңгә-дучмакны ачы камырдан ясыйм. Төче камырга пешерүчеләрне дә беләм. Икесе дә бик тәмле.
Камыр өстенә бәрәңге боламыгын салып, читләрен «кояш» кебек бөгеп чыгам. Өстенә йомырка сарысы сөртәм. Алдан 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 минут пешерәм.
Тәмле булсын!