Өч бала канаудагы кайнар суда пешеп үлгән [+ВИДЕО]
Өч 8 яшьлек малайны кайнар сулы канауда кичә тапканнар.
Бүген бу коточкыч фаҗига уңаеннан Петропавловск-Камчатка шәһәрендә матәм көне игълан ителгән. Кичә малайлар мәктәптән соң өйләренә кайтмагач, әниләре аларны эзләргә тотынган. Кич белән генә аларның үле гәүдәләре табылган. Җылылык трассасы бетон плитә белән ябылган булган. Алар арасындагы ярыкны агач такта белән генә каплаганнар. Алдан фаразлаулар буенча ватык коллектор өсте яңа яуган кар белән дә аста калган. Кайнап торган суга башта бер малай егылып төшә, аннан иптәшләре аны тартып алмакчы була. Бу хакта мәктәп рюкзагының өзелгән баулары сөйли. Иптәшләрен тартучы малайлар астындагы юка тимер кисәге сынып китә һәм алар да коллекторга егыла. Әлеге вакыйга уңаеннан җинаять эше кузгатылган. Малайлар 2,5 метр тирәнлегендәге кайнар су камерасына егылганнар.
