Главные новости Анапы
Анапа
Декабрь
2024

Анапа пляжларында берничә ел су коенып булмаска мөмкин, Сочига да куркыныч яный

0

Киләсе ике елда Анапа пляжларында су коенып булмаска мөмкин – Кара диңгез ярлары мазут белән пычранган. Нефть продукты күптән түгел генә дулкыннар өзеп аударган танкерлардан агып чыккан.

  • Керчь бугазында ике танкер һәлакәткә юлыкты, бер моряк батып үлгән

Беренче мәгълүматлар буенча, диңгездә булган һәлакәттән соң суга 9 мең тонна матдә эләккән. Җирле флора һәлак була. Кара нефть продуктлары белән капланган кошлар комда үлә. Калкан, камбала һәм диңгез җәнлекләре куркыныч астында.

300 кеше яр буйларын чистарту белән шөгыльләнә. Мазутны төрле ысуллар белән, шул исәптән көрәк белән дә җыялар. Пляжны нәтиҗәле итеп бары тик химик матдәләр белән генә чистартып булачак.

Краснодар краенда суда мазут таралуын дәвам итә. Барыннан да бигрәк Витязево пляжы зыян күргән. Калдыклар Сочи һәм Дагомыска кадәр барып җитәргә мөмкин. Федераль масштабтагы гадәттән тыш хәл кертү мәсьәләсе хәл ителә.

Соңгы тапкыр мондый куркынч хәл 90 нчы елларда булган. Ул вакытта афәт нәтиҗәләрен бетерүгә 10 ел киткән. Нефть продуктларын җыю эшенә хәтта балалар да җәлеп ителгән булган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Краснодарском крае

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв проиграл на старте турнира ATP в Индиан-Уэллсе






Туристы поехали за здоровьем в Крым. Как бронируются и сколько стоят путевки в здравницы полуострова

«Прости, что меня не было рядом»: умерла бабушка Дани Милохина

Волонтеры из Ульяновской области отправились спасать Черноморье

«Зелёная Арктика» открыла набор волонтеров для экологических экспедиций в 2025 году