Главные новости Чебоксар
Чебоксары
Октябрь
2021

«Җиде ярым кеше Башкортстанны дәррәү китерде»: «Китап» радиосының гаугалы сәяхәте

0
«Җиде ярым кеше Башкортстанны дәррәү китерде»: «Китап» радиосының гаугалы сәяхәте

Автомарафонның максаты — татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җыр һәм әдәбиятны пропагандалау иде. 25 октябрьдән башлап, өч көн дәвамында чарада катнашучылар Татарстан һәм Башкортстан районнарында урамда әдәби-музыкаль чыгыш ясады. Татарстанда барысы да тыныч узса, Башкортстанда кунакларны яңа гадәт буенча каршы алганнар. Күргәннәре, ишеткәннәре һәм кичергәннәре турында марафонда катнашучылар «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Казаннан кузгалып киткән төркем составы: «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова, «MINGAZOV» кавер-төркеме, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Гадел Әхмәтҗанов. 27 октябрь көнне алар исән-сау кайтып җиттеләр, Аллага шөкер, дип куярга кирәк!

«Төнге унбердә „Без кайтып җиттек“ дигән хәбәр килде. Без иркен сулап куйдык», — ди «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов. Бу тәүге марафон иде, әмма соңгысы түгел. безнең «геройларның» тарихына күчкәнче, марафонның киләчәге турында берничә сүз. Баш мөхәррир сүзләренчә, киләсе марафон Чувашия һәм Түбән Новгород якларына планлаштырыла. Кайчан буласын әлегә төгәл әйтеп булмый.

«Без нәтиҗәләр белән канәгать. Без бер дә курыкмыйча һәм борчылмыйча, Россиянең башка төбәгенә чыгып китә алабыз. Икенче елга Ульяновск, Самара, Саратов, Әстерхан юллары буйлап Кырымга кадәр барырга исәп бар. Ул партнерларыбыз, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә булыр дип уйлыйбыз. Мондый турлар алга таба да булырга тиеш, чөнки ихтыяҗ бар», — диде Алмаз абый.

Ә хәзер Башкортстанда булган маҗаралар белән танышыйк.

«Татарстанда ипи-тоз, якты йөз булса, Башкортстанда безне „конвой“ белән каршы алдылар»

Лилия Кадыйрова :

Марафон бик яхшы узды. Без канәгать. Безнең чыгышлар Татарстанның Мамадыш, Чаллы, Минзәлә, Әнәк, Актанышта җирлекләрендә булды. Актанышта кунганнан соң без паром белән Башкортстан ягына чыктык. Анда безне бик яхшы каршы алдылар. Татарстанда ипи-тоз, якты йөз булса, анда инде безне «конвой» белән каршы алдылар. Анысы да безгә әйбәт булды. Безнең куркынычсызлыкны тәэмин итеп, районнан районга бер-берсенә эстафета таягын биргән кебек, автобусны озатып бардылар. Безгә җырларга, шигырь сөйләргә, теләкләрне җиткерергә рөхсәт бирмәделәр. Ул бигрәк тә Дүртөйле, Чакмагыш һәм Югары Яркәйдә булды. Администрация, полиция хезмәткәрләре: «Рөхсәт юк. Безгә сезнең җырларыгыз кирәк түгел, сез безнең җиргә беркемгә дә әйтмичә качып килдегез, сез көтелмәгән кунак», диделәр. «Хуже татарина» дигән сүзләр яңгырады, әлбәттә…

Алмаз Миргаязов :

Чакмагыш районының башлыгы үзе килгән иде алар белән очрашырга. Шуннан чыгып та безнең команданың дәрәҗәсен белеп буладыр…

Лилия Кадыйрова :

Татарстанда да ул кадәр каршы алмадылар, район җитәкчеләре килеп йөрмәгән иде инде. Анда шундый «җылы» итеп каршы алдылар, рәхмәтләребезне җиткерәбез. Дорфа сөйләшү булды, бигрәк тә Чакмагышта. Барысын да тыныч кына аңлатып торганда, район башлыгы, мине бүлдереп, «Сезнең белән сөйләшәсем килми, хәтта тыңлап бетерергә дә теләмим», дип полиция хезмәткәрләренә «Егетләр, саклагыз, бернәрсәгә дә рөхсәт юк», дип, машинасына утырып китеп барды. Безне фотога, видеога төшерделәр, аларда барысы да бар. Миңа калса, без үзебезне бик яхшы, итәгатьле тоттык, талашырга дип бармаган идек. Безнең максат — Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык күперен ныгыту, анда яшәгән милләттәшләребезгә үзебезнең иҗатны күрсәтү, «Китап» радиосы белән таныштыру иде.

«Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезне бик кызгандык»

Хезмәттәшем Гадел Әхмәтҗановка анда журналист кына түгел адвокат һәм сөйләшүләр алып баручы да булырга туры килгән.

Гадел Әхмәтҗанов:

Дүртөйледә безне автоматлар белән каршы алганнан соң, Үрге (Югары) Яркәйгә барганда, безнең солистка шалтыраттылар. Ул кеше белән Лилия дә сөйләшеп карады, сөйләшү башка якка кереп киткәч, мин телефонны алдым. «Абзый, сез кем соң», — дип сорадым. «Сиңа минем исем нәрсәгә соң?», — ди. Мин үз исемемне әйттем, ул да аннан соң әйтте. «Абзый, Башкортстан кайсы илдә соң?» — дип сорыйм. Тынлык. Өч тапкыр сорадым. Соңыннан «Россиядә», ди. «Россия Конституциясен ачып караганыгыз бармы?», — дим. Конституциянең 27нче маддәсендә «Россия Федерациясенең һәр гражданины ил буенча ирекле йөрергә хокуклы», диелә. Ул шаккатты. Аннан соң Россия Федерациясендә массакүләм мәгълүмат чаралары турында Федераль закон бар. Анда законсыз нигездә журналист эшенә комачауларга ярамый, диелгән. Ул җинаять кодексына бәйле. Ул абый аңлаган кыяфәт чыгарды. Соңыннан ул үзе безне каршы алды: «Әйдәгез, чәй эчәбез», — ди. «Абый, без бит татарлар, автобуста та чәебез бар», — дибез. Тагын шунысы кызык булды. «Безнең максат — Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык җепләрен ныгыту. Димәк, сез моңа каршы?», — дим. «Әйе».

Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезне бик кызгандык. Үзем дә елап кайттым, чөнки алар көткән, ә безгә чыгыш ясарга ирек бирмиләр. Алар елый, бер абзый безгә шигырьләрен калдырып китте.

Лилия Кадыйрова:

Ул Арча ягыннан иде. Беләсезме, без Башкортстанның авыл яки шәһәреннән чыгып киткәч, татарлар Инстаграмга, Ватсапка яза. «Безнең монда шулай инде, безне төрле яктан кысалар. Безнең Тукайга багышланган әдәби кичәләр ясыйсы килә, әмма ярамый», диләр. Казанда мондый проблема юк, без монда рәхәт яшибез. Анда аларның моңсу күзләрен күргәч, үзебезгә дә моңсу булды.

Гадел Әхмәтҗанов:

Аллага шөкер дип, Татарстанны сагынып кайттым. Анда да шундый ук халык яши, тик алар татар мәдәниятына мохтаҗ, анда ихтыяҗ шулкадәр көчле. Бездә һәркөнне татарча концерт була, кызыксыну да кими, ә алар зарыгып көтә.

Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Заһир абый Хәкимовка бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Безнең автомарафонның бик зур нәтиҗәсе булды. Башкортстанда эшче төркем төзелде. Заһир абый миңа шалтыратты: «Сез килгәч, без тагын бер тапкыр инандык, җанисәп беткәнче махсус эшче төркем төзибез», — диде. Төркемне ул үзе җитәкли, башка милләтләрне кабул итү мәсьәләләренә өстенлек бирәләр.

«Моны сәясәт белән бәйләргә кирәкми»

Ильяс Миңһаҗев:

Мин ул көнне бик күп кешеләр белән элемтәгә чыгарга тиеш идем, шуңа күрә таныш булмаган номерлар күп шалтыратты. Бу абый шалтыратты да: «Сез кайда, киләсезме әле? Сез Башкортстандамы? Планнарыгыз нинди?», — ди, үзенең исемен әйтмәде. Мин аның ни теләвен аңламадым, телефонны Гаделгә бирдем, ул хәл итте. Уй-кичерешләр дигәндә, гомумән алганда, миңа ошады. Татарстанда бик җылы каршы алдылар, Башкортстанда башта мин шок хәлендә идем. Шулай да кайбер районнарда чыгыш ясарга мөмкинлек бирделәр, һәм тамашачы җылы кабул итте.

«Бизнес-онлайн» журналисты:

Хокук, Конституция дип аңлаттыгыз, сәясәт тә бар бит әле, ул тагын да нечкә әйбер. Җанисәп вакыты андый марафон үткәрү өчен уңай вакытмы?

Гадел Әхмәтҗанов:

Без баштан ук бу сорауга әзер идек. Логик яктан карарга кирәк. Ул автойөреш — Кариев театрында куелган «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән» дип аталган концертның дәвамы, ул сентябрь аенда булды. Без аның дәвамын концерттан алда куя алмый идек. Музыкант егетләр турында да уйларга кирәк. Башкортстанда тагын да салкынрак, Агыйделне кичкәндә бигрәк тә сизелде. Безнең аяклар, куллар зәңгәрләнеп чыга иде. Без ноябрь–декабрь аена күчерсәк, алай чыгыш ясый алмый идек. Уен коралларына да зыян килә, гитараның кыллары өзелә, мәсәлән. Безнең баянның төймәләре төшә башлады. Моны сәясәт белән бәйләргә кирәкми, матурлык эзләргә кирәк. Пычрак эзләүчеләр күп.

Анда татарлар күп. Чакмагышта бер абыйдан: «Сез татармы?» — дип сорадым. «Кем булыйм инде. Монда башкортлар юк бит», — диде. Дүртөйледә, Үрге Яркәйдә, Уфаның үзендә шул ук хәл. Анда шәм белән түгел прожектор белән эзләсәң, бәлки, бер-ике башкорт табылыр инде, дип кайттык.

«Җиде ярым кеше Башкортстанны дәррәү китереп селкетә ала икән, Татарстан нишләтәчәк»

Гадел Әхмәтҗанов:

Безнең баштан ук билгеләнгән маршрут бар иде. Ул көнгә ничә тапкыр үзгәргәнне инде хәтерләмим дә. Мәсәлән, полиция хезмәткәрләре безне 40 минут туктатып тора. Без ул вакыт эчендә барып җитеп концерт куя ала идек инде. Шундый хәл булды: полиция хезмәткәре туктатты да: «Әйдәгез, сез минем өчен чыгыш ясыйсыз да, алдагы шәһәрләргә кереп тормыйсыз», — ди. «Полиция хезмәткәрләре көнне аерым килеп чыгыш ясарбыз, абзый. Ә хәзер без халык өчен дип килгән идек», — дим. Аннан соң ярты сәгатькә сузды сөйләшүне. «Сез бит инде кырык минут монда басып тордыгыз, чыгыш вакыты үтте», — ди. «Абый, без төнге икегә кадәр торсак та, барып концерт куябыз, борчылмагыз. Бер көнгә сыешмасак, икенче көнгә калырбыз», — дим.

Менә командада җиде кеше, мин үземне ярты кеше дип санасам, җиде ярым кеше бардык. Шушы җиде ярым кеше Башкортстанны дәррәү китереп селкетә ала икән, Татарстан нишләтәчәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Мин шаккаттым, шулкадәр куркалар.

Алмаз Миргаязов:

Дөрестән дә, «Китап» радиосының автобусын бөтен Башкортстан күзәтте. Социаль челтәрне югары даирәдәге җитәкчелеге дә карады.

Гадел Әхмәтҗанов:

Шуны әйтергә кирәк: шул ук Чакмагыш районы җитәкчесе бездән курка. Алар үзләренең юридик яктан дөрес булмавын белә. Айгөл (кавер-төркем әгъзасы) видеога төшереп торды. «Без сезне төшерәбез, диктофонга яздырабыз», дип кисәттек. Айгөл төшереп тора, ә район җитәкчесе аның каршына чыгып баса. Айгөл безнең тирәли әйләнеп йөри, абый да аның белән әйләнеп йөри. «Абый, сез нигә планета кебек әйләнеп йөрисез соң?» — дим. Анда аның сәркәтибе, күркәм генә ханым да бар иде. Ул да татар инде. Ул да төшереп тора. «Мин дә аның каршына артым белән басам да, шулай үзара әйләнеп йөрик», — дим. Алар курка, исемнәрен әйтәсе килми, вазыйфасын белгәч, фото булгач, тиз генә Интернеттан таптык.

«Хәтта урамда нигә маскагыз юк дип бәйләнүче дә булды»

Журналист:

Мондый хәлләр Уфада да булдымы?

Гадел Әхмәтҗанов :

Уфада Заһир абый ярдәм итте. Заманында мин үзем дә аңа ярдәм иткән идем. Мин үземнең Тиктокка аның белән видео керткән идем. «Татарлар, Башкортстандагы хәлләргә түзә алмыйча, Татарстанга күчер, дип курыкмыйсызмы», — дигән идем. Ул: «Күченә алмыйбыз. Күченсәк, Башкортстан җире белән генә, чөнки анда безнең бабайлар җирләнгән», — дип җавап бирде. Җәй көне шалтыратты. «Гадел, мин Корылтайга керергә телим, синең Тиктоктагы видео җитәкчелеккә барып җиткән. Юкка чыгармасагыз да, кеше күрми торган итеп куегыз», — дип сораган иде. Мин алып куйдым. «Сез шунда ярдәм иттегез, хәзер минем чират», — диде. Уфада «Нур» театры каршында Татарстандагы кебек чыгыш ясадык, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдык. Анда бик күп кеше җыелган иде.

Лилия Кадыйрова:

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк. Анда каршы алган кешеләр, чыгыш турында театр директоры белән килешергә кирәк булуын әйтте. Сакчылар ун минут вакыт бирде, юкса, ОМОН чакырам, диде.

Гадел Әхмәтҗанов:

Мондый әйберләр гомумән дөрес түгел дип саныйм. Бездән «маршрутный лист» сорыйлар. Без Тямаев түгел. Үзебезне күпкә бәләкәйрәк кеше дип саныйбыз. Фирдүс Тямаев та безне яклап чыкты. Инстаграмга: «Таныш хәл. Минем кебек баянга булса да җырлап кайтырга иде», — дигән. Бу хәлнең дөрес булмавын үзләренә дә әйттем. «Уфада җир асты юл кичүендә скрипкада уйнап торган кешеләр бар бит, алардан да сорыйсызмы», — дим. Без бит урамда гына чыгыш ясыйбыз. Анда халык килмәскә дә мөмкин. Кайбер шәһәрләрдә без чыгыш ясый башлаганда биш кеше иде, аннан соң утызлап җыелган очраклар булды. Хәтта нигә маскагыз юк дип бәйләнүче дә булды. Без урамда идек, икенчедән ул үбешерлек дәрәҗәдә терәлеп баскан иде. Алар инде нәрсә әйтергә белми иде.

Лилия Кадыйрова:

Шундый сөйләшү дә булды. Полиция хезмәткәре: «Без сезнең Инстаграмны, кайда нәрсә эшләгәнегезне карап барабыз. Сезгә рөхсәт юк, плакат алып чыгасыз, митинг җыясыз», — ди. «Инстаграмда карап баргач, беләсездер: без плакатларсыз килдек», — дим. Алар безне митинг җыярга килгән кешеләр кебек кабул итте.

«Андагы милләттәшләребезгә генә түгел башкорт халкына да Ходай түземлек бирсен»

Гадел Әхмәтҗанов:

Бәлки мин дөрес әйтмәм, һәм мине тәнкыйтьләрләр, әмма Башкортстанны Украинага охшаттым. Татарстан Россия кебек булса, Башкортстан — Украина кебек. Ул шулкадәр куркып, борчылып яши. Андагы милләттәшләребезгә генә түгел башкорт халкына да Ходай түземлек бирсен. Монда халыкның начарлыгы турында сүз бармый, башкортлар — искиткеч, безнең кебек рәхәт, җиңел халык. Башкортлар да: «Эх, кызганыч, без начар яктан күренеп калдык», дип язды. «Тугандаш»ны куштырнаклар эченә алып язучылар да булды. Башкортлар шундый кешеләргә: «Алай язмагыз, без чыннан да тугандаш. Безнең өчен хәл итәләр», дип җавап бирә. Бик кызганыч.

Алмаз Миргаязов:

Бу өстән төшерелгән фәрман түгел, астагы кешеләрнең нәрсәдәндер куркып, превентив чаралар куллануы.

Журналист:

Бу ыгы-зыгыдан соң Интернетта: «Сез, татарлар, һаман безгә йөрисез, сезне көтмиләр», — дип язалар. «Сез дә безгә кунакка килегез», — дип җавап язалар. Бәлки, киләчәктә «Китап» радиосы башкорт радиосы белән бергә шундый тур ясарга кирәктер?

Алмаз Миргаязов:

Анда «Роксана» шәрык радиосы бар. Ул дөньядагы иң беренче татарча FM радио. Анда эшләүче кешеләр белән мин таныш. Бергә оештырып була иде, әмма вакыт аз булу сәбәпле, килеп чыкмады. Миңа калса, алар каршы булмас, чөнки безгә карата алар җылы мөнәсәбәттә, без дә дустанә мөнәсәбәттә. Дуслык күперенең ике ягында да нигез булырга тиеш.

Журналист:

Басма булып калмасын иде, күпер булсын.

Гадел Әхмәтҗанов:

«Роксана» радиосы турында сүз чыккач, шуны әйтергә кирәк: алар монда килеп йөри бит. Күптән түгел Зәлия апа Ахунова килеп китте. Алар монда ирекле рәвештә килә, үз фикерләрен белдерә, мәкаләләре басыла. Аларга юл ачык. «Башкортлар Татарстанда барып, дәррәү килеп йөрми», — диләр. Сезнең кайтып кергәнегез юк, чөнки без ачык. Чит илгә дә шул кадәр тикшереп кертмиләр, дип язалар безгә. Төркиядә экскурсиягә дип алып китәләр, ә Башкортстанда килүгә автомат терәп торгач… Бернинди кысаларга сыймый.

Лилия Кадыйрова:

Шунысы кызык: Башкортстанга башка төбәкләрдән килгән кешеләрне алай тикшермиләр, ә терәлеп торган Татарстаннан килүчеләрне шулай итеп каршы алулары күп сораулар тудыра.

Нәтиҗә

Лилия Кадыйрова:

Без — молодцы, без булдырабыз. Туймазы, Уфа халкы белән дуслык күперен ныгыттык дип саныйм. Туймазыдагы каршы алулар барлык начар кичерешләрне юк итте. Рухланып, рәхәтләнеп, Татарстанга кайттык. Татарстанны сагынып кайттык. Без бик ирекле яшибез икән. Үз сүзебезне, «мин — татар» дип әйтә алабыз.

Гадел Әхмәтҗанов:

Башкортстан җитәкчелегенә, Росгвардия хезмәткәрләренә, хокук саклау органнарына рәхмәт әйтәсе килә. Беренчедән, без үзебезне сак астында кебек хис иттек. Президент кортежы кебек йөрдек. Бу хәлләр булмаса, безнең хакта дәррәү килеп сөйләмәгән булырлар иде. Пыскып алды да, үтеп китте кебек булыр иде. Безне шулай таныткан өчен бик зур рәхмәт.

Журналист:

Хайпның нәрсә икәнен беләсез инде сез...

Алмаз Миргаязов:

Без хайпны ясый да, куллана да беләбез.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Дивный новый мир цифровизации: в Москве пройдет Форум «Время цифры»

Выгодно ли покупать квартиру в новостройке?

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

Стоматолог Владимир Лосев: сколько времени нужно носить брекеты


Всеармянский союз «Гардман-Ширван-Нахиджеван» осуждает лживое заявление президента Азербайджана Алиева

«585*ЗОЛОТОЙ» выступила партнером медиафестиваля творческой молодежи YOUPITER

Глава Реутова проверил содержание территории города

Дары природы в Hilton Seychelles Labriz Resort & Spa


When Narine asked Gambhir 'can I bring my girlfriend to IPL?'

Where to find Real Madrid vs Dortmund on US TV: June 1, 2024

Brentford B and Tiverton Town Friendlies Announced

Inside the mad Fenerbahce world Jose Mourinho is entering with rioting fans, players walking off and notorious hooligans


Преступления мигрантов с рынков азербайджанского олигарха Года Нисанова продолжают шокировать Москву

Доступный, летний, твой – StarLine A60 BT GSM ECO

Дизельный, рамный, с блокировками. Новый внедорожник скоро появится в России

Торжественное возложение цветов к памятному знаку «Юным героям — партизанам и подпольщикам» в Феодосии


Четвёртое дополнение Age of Wonders 4: Eldritch Realms завершит первый цикл поддержки игры

Конец близок в релизном трейлере Destiny 2: The Final Shape

Тизер "Возвращения в Сайлент Хилл" показал ужасы туманного городка

Началась предрегистрация на Command & Conquer: Legions — релиз в конце 2024 года



блокада трудный возраст кто проехал все станции

статья для медиа 123 ру от валентинова на продажу бумажной прессе че авторство покупка 1200 на сбер 89278591263

КОРОТКОЙ СТРОКОЙ

вхожу в интернет и меня здесь нет геополитика




Пятерых пострадавших при взрыве газа в Грозном доставили в Нижний Новгород 

КАК ТУТ РАБОТАТЬ ТРАВЛЕ

вхожу в интернет и меня здесь нет геополитика

новости дна


Трудовые династии — сила и опора комбината

Пятерых пострадавших при взрыве газа в Грозном доставили в Нижний Новгород 

"Валдаи" открывают речной сезон в Чебоксарах: сколько стоят билеты

сейчас позднее чем ты думаешь


Вице-президент ФТР Селиваненко: у Рублева не пошла игра с Арнальди

Итальянская забастовка: Рублёв, Котов и Самсонова вылетели с «Ролан Гаррос», Потапова обыграла Ван Синьюй

Прямая трансляция матча Елены Рыбакиной против экс-первой ракетки мира на «Ролан Гаррос»

Бывшая российская теннисистка спела гимн Франции


Жителю Чувашии придется копить больше семи лет и не есть, чтобы купить собственную квартиру

Пятерых пострадавших при взрыве газа в Грозном доставили в Нижний Новгород 

В Чебоксарах состоялся Бал дошколят

Где в России вводят запрет на продажу алкоголя 12 июня 2024 года


Музыкальные новости

Гергиев с артистами Мариинского и Большого театров продолжат фестиваль «Гений места»

Литературно-музыкальный вечер «Песня как признание в любви»

Певица Пелагея разделила имущество с бывшим мужем

Дом Элвиса Пресли атаковали аферисты



статья для медиа 123 ру от валентинова на продажу бумажной прессе че авторство покупка 1200 на сбер 89278591263

вхожу в интернет и меня здесь нет геополитика

КОРОТКОЙ СТРОКОЙ

блокада трудный возраст кто проехал все станции


Спортсмены Улан-Удэнского ЛВРЗ стали победителями региональной спартакиады

Сотрудники Росгвардии проверили готовность детских оздоровительных лагерей к работе в г.о. Клин

Грубая фальсификация Баку: Уничтожающий собственный народ Азербайджан обвиняет армян

Певица Пелагея разделила имущество с бывшим мужем


В Новочебоксарске во время движения загорелся мотоцикл

В Чувашии молодой водитель насмерть задавил пешехода

Сыну полковника Росгвардии, устроившему смертельное ДТП в Екатеринбурге, отменили УДО

Трудовые династии — сила и опора комбината


Российские ракеты средней дальности могут появиться под боком восточноазиатских сателлитов США

Игорь Комаров вручил орден "Родительская слава" семье из Шишовых из Чувашии

Путин помиловал двух женщин, которые отбывают наказание в Чувашии

Путин рассказал, что вдохновляет его в работе на посту президента





С днем защиты детей росгвардейцы поздравили юных пациентов детской больницы в Москве

Международный день защиты детей: дети с ревматическими болезнями

В Новочебоксарске на набережной произошло ДТП: мотоциклист и пассажир доставлены в больницу

Подмосковный НИКИ детства провел онлайн-марафон «Бегом за здоровьем» 1 июня


Зеленский: после «заморозки» конфликт опять вспыхнет


В Цивильске пройдут чемпионат и первенство Чувашии по спортивному туризму на велодистанциях

Команда МВД по Чувашии заняла второе место в региональных соревнованиях по баскетболу

"Зеленый марафон" пройдет завтра в Чебоксарах

Екатерина Жаркова и Андрей Львов из Чувашии выиграли 4 медали Кубка мира по спортивному туризму




Собянин рассказал, как москвичи исполняют заветные мечты детей-сирот

Владимир Доброхотов и Олег Николаев запустили в эксплуатацию Загородный коллектор в Чебоксарах

Сергей Собянин поздравил москвичей с Международным днем защиты детей

Собянин поздравил победителей городского конкурса в сфере культуры и искусства


Поезд проехал через горящий лес в Бурятии

Синоптик рассказал, когда из Москвы уйдёт аномальная жара

Июнь в Москве начнется с аномально жаркой погоды

Нижегородца накажут за незаконный вылов 249 раков


В Чебоксарах состоялся Бал дошколят

Где в России вводят запрет на продажу алкоголя 12 июня 2024 года

Житель Марий Эл продал в Чувашию 6 коров без ветпаспорта

НЕМЕЦКАЯ МОТОРИЗОВАННАЯ БРИГАДА РАЗБИТА ПОД МОСКВОЙ


Архангельская область подключается к марафону "Сила России"

Развитие центров экономического роста и создание аварийно-спасательных центров на территории АЗРФ обсудили на заседании президиума госкомиссии по Арктике

В День защиты детей в Архангельске прошел масштабный забег «Тропа семей героев»

В филиале фонда «Защитники Отечества» в Архангельской области подвели итоги первого года работы


Арт-знакомство «Искусство должно давать счастье и радость»

Портативный сканер штрих-кодов Heroje H133U на базе CMOS-матрицы

Первый автобус «Санкт-Петербург — Симферополь» вышел на маршрут

ВТБ начал выдавать ипотеку на жилье в Крыму


Пятерых пострадавших при взрыве газа в Грозном доставили в Нижний Новгород 

Часть жителей Чувашии получит двойную пенсию в июне

Где в России вводят запрет на продажу алкоголя 12 июня 2024 года

Гран-при фестиваля «Российская студенческая весна» завоевала Саратовская область












Спорт в Чувашии

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Вице-президент ФТР Селиваненко: у Рублева не пошла игра с Арнальди






Гран-при фестиваля «Российская студенческая весна» завоевала Саратовская область

сейчас позднее чем ты думаешь

Жителю Чувашии придется копить больше семи лет и не есть, чтобы купить собственную квартиру

Трудовые династии — сила и опора комбината