Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2014

Әлмәттә Әниләр бәйрәме үткәрелде

0

Бүген Яшьләр үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Тантанага ветераннар, күп балалы әниләр, инвалид бала тәрбияләүче, асрамага бала алган, опекун һәм төрле тармакта хезмәт куючы лаеклы аналар чакырылган иде.

Әниләрне район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова тәбрик итте. Аның әйтүенчә, районда 50 меңнән артык гаилә исәпләнә. Әниләр гаилә учагын саклаучы гына түгел, предприятие-оешмаларда тырышып хезмәт тә куялар, җәмәгать эшләрендә дә катнашырга вакыт табалар.    

 Бәйрәм барышында Ананың бөек исем булуы кат-кат ассызыкланды. Әлеге бөек исемне күтәрүчеләргә шәһәр үзешчәннәре, студентлар, балалар иң матур җыр-биюләрен бүләк итте. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса