Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2014

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

0

29 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 12.45 сәгатьтә калка, 23.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.33 сәгать.

Бүген эш-гамәлләрдә интуициягә таяну хәерле. Сизгерлек һәм тәэсирләнүчәнлек арта. Ашказаны, буыннар, сөякләр зәгыйфь, салкын тию ихтималы бар, колак авыртырга мөмкин. Кабыргаара невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары нәтиҗә бирә. Лимон, бәбрия исе тынычландыра.

Лимонлы сарымсак  тозны куа

Умырткалыктагы һәм буыннардагы сызлауны басу, организмдагы артык тозны куу өчен, 1 лимон һәм 1 баш сарымсакны пластмасса угычта уып, 1 литрлы пыяла банкага салалар да, өстенә 2 стакан кайнатып суытылган су коялар, тәлинкә белән каплап, 36 сәгать салкынча караңгы урында төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр. Суыткычта саклыйлар.

30 ноябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 12.39 сәгатьтә калка, 0.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.30 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Уй-фикерләрне контрольдә тоту, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерү мәслихәт. Күкрәк һәм ашказаны зәгыйфь. Мунча керү файдалы.

Пифагор кагыйдәләре

Бөек математик Пифагор моннан 2 мең ел элек яшәгән. Аның турында без Аристотель һәм Платон сөйләгәннәрдән беләбез. Пифагор һәм аның шәкертләре һәрвакыт түбәндәге кагыйдәләрне үтәгән: 1) үзең беркайчан да үкенмәслек эшне генә эшлә; 2) һәрвакыт тән сәламәтлеге турында кайгырт; 3) беркайчан да үзең белмәгән эшкә алынма, тик күп белергә тырыш; 4) гади яшәргә өйрән; 5) көн буена кылган гамәлләреңне күз алдыннан кичермичә, йокларга ятма.

1 декабрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 13.02 сәгатьтә калка, 0.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.27 сәгать.

Гореф-гадәт, нәсел-ыру белән бәйле көн. Ял итү, гаиләне ныгыту, кайгырту өчен иң шәп вакыт. Һәрнәрсәдә сизгерлек күрсәтү хуплана. Күкрәк читлеге зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Аяклар шешкәндә

Аяклар шешеп интектергәндә, чистартылган 250 грамм сарымсакны иттарткычтан чыгаралар, 380 грамм сыек балга кушып болгаталар да, караңгы җылы урында 8 көн төнәтәләр, 2 ай дәвамында, көненә 3 тапкыр, ашарга 40 минут кала, 1әр аш кашыгы кабалар. Аяк каймыкканда, сеңере тартылганда, тастымалны алма серкәсендә чылаталар да, бер ягына ачы кара борыч сибеп, шул ягы белән авырткан урынга куялар, 5-10 минут тоталар, көненә 5 тапкыр шулай дәваланалар.

2 декабрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 13.26 сәгатьтә калка, 2.19 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.25 сәгать.

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәр эшне үтәгәндә игътибарлы булу, ахырына кадәр җиткерү сорала. Тәүлек энергетикасы бик куәтле, кешедә гаять зур табигый көч уянырга мөмкин. Хәвеф-хәтәргә арка белән борылмау, умырткалыкны саклау мөһим. Өске сулыш юлларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Ай Кучкарда чакта юк-бар өчен тавыш чыгу, ызгышу ихтималы зур, хисләрне тыю зарур. Нервларны сакларга кирәк.

Су белән эчәргә кирәк (1)

Даруларны бары тик чиста су белән генә эчү файдалы. Статиннарны (холестеринны киметү чаралары) грейпфрут согы белән эчмиләр, чөнки әлеге җимештәге матдәләр организмнан даруларны чыгаруга каршы тора һәм агулый. Йокы һәм психотроп дарулардан соң алкоголь кулланырга ярамый, чөнки контроль югала. Депрессиядән дәвалый торган дарулардан соң сыр, шоколад, каклаган ризык кабарга ярамый, әлеге ашамлыклардагы тирамин препаратның тәэсирен үзгәртергә, нәтиҗәдә кан басымы бик югары күтәрелергә мөмкин. Аспирин, варфарин сарымсакны яратмый, чөнки ул да канның оешучанлыгын киметә, нәтиҗәдә тәэсир икеләтә көчәя, кан артык сыеклана. Гөмбәчеккә каршы препаратлар баллы ризык, җиләк-җимеш, газировка белән ярашмый, чөнки алар гөмбәчекне үрчетүгә булыша, дару файдасызга әйләнә.

3 декабрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 11 нче көне, 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 13.53 сәгатьтә калка, 3.37 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.22 сәгать.

Мәхәббәт, шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Нәфрәтләнергә, киреләнергә ярамый. Юмартлык күрсәтү хуплана. Ашказаны яхшы эшли. Йөрәкне саклау мөһим.

Су белән эчәргә кирәк (2)

Аритмиядән, йөрәк авыруларыннан даруларны - алкоголь, тетрациклин антибиотигын - сөт, бәвел куу  чараларын - татлы тамыр (солодка), парацетамолны - шәраб, инсулинны - алкоголь, эфедринлы даруларны кола һәм каһвә белән эчү тыела, бу бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

4 декабрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 14.23 сәгатьтә калка, 4.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.20 сәгать.

Үзгәрешләргә бай көн. Яңа белем алу, аралашу, нинди дә булса һөнәр өйрәнү өчен яхшы вакыт. Йөрәк, тире зәгыйфь. Күңелгә ятышлы эш белән генә шөгыльләнү мәслихәт. Салкын тию ихтималы зур. Ач торырга ярамый.

Тузганак мае

Тузганак мае атеросклероз, бавыр һәм үт куыгы авыруларыннан дәвалый ала, ә иң мөһиме - аның нигезендә ясалган май пешкән урыннарны бик шәп төзәтә. Яхшылап юып, киптереп, вак кына туралган 1 өлеш тамыр өстенә 10 өлеш үсемлек мае салып, 1 тәүлек төнәтәләр, аннары җылы сулы кәстрүлгә утыртып, 1 сәгать җылыталар. Сөзеп, пешкән урынга көненә 3-4 тапкыр сөртәләр.

5 декабрь (җомга). Сәфәр аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 14.59 сәгатьтә калка, 6.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.18 сәгать.

Иң мөһим эшләрне башлау көне. Һәр яңа эш уңышлы булачак. Киңәшләргә колак салу мәслихәт. Көнчелек хисе көчәергә мөмкин. Ач тору, эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Күзләрне арытмау хәерле. Балан, борчак, фасоль, арпа ашау файдалы.

Кабак боткасы

Үрдәк яки каз пешерә торган тирән савытның төбенә 1 сантиметр калынлыгында эре угычтан уылган кабак салалар, өстенә ярты стакан дөгене тигезләп җәяләр, аннары тагын - уылган кабак, аның өстенә - ярты стакан тары ярмасы, аннары - тагын кабак җәяләр дә, тоз сибәләр, ярмадан 3 - 4 тапкыр артыграк сөт, бераз шикәр өстиләр, сүрән утта яки газ мичендә пешерәләр, аннары сары май яки атланмай салып ашыйлар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса