Бәйрәмгә килүчеләргә бәйрәм бүләге – газетага урында язылу мөмкинлеге
Бүген Нефтьчеләр мәйданында узучы Яз һәм Хезмәт бәйрәменә килүчеләргә газетабызга язылу мөмкинлеге дә тудырылды. “Әлмәт таңнары” һәм “Знамя труда” газеталарына язылучылар бүләкләр дә оттылар.
Тагын шунысы уңайлы: газеталарга язылу бәяләре почтага караганда арзанрак: “Әлмәт таңнары”на – 400, “Знамя труда”га 450 сум. Өстәвенә газеталарны редакциянең үз хат ташучылары өйгә кадәр китереп бирәчәк.
Бәйрәм тантанасына килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Фазлытдин улы Әбүбакиров ике газетага да язылды һәм аларны теләп укуын белдерде. Нефтьчеләр мәйданында языла алмаганнарны редакциягә чакырабыз яки шалтыратып үзегез безне чакыра аласыз. Язабыз, китереп тә бирәбез, рәхәтләнеп укыгыз, фикерләрегезне белдерегез!
