Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2015

Балык бистәсендә көрәш бәйгесе булды (ФОТО)

0

3 май көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышы Ветераны Фәйзрахман Набиуллин истәлегенә багышланган районара татарча көрәш ярышы  булды.

Анда 1999 елгы һәм яшьрәк үсмерләр көч сынашты.Бишенче мәртәбә үткәрелә торган турнирның офыклары елдан-ел киңәя. Быел ярышка Биектау, Әлки, Лаеш, Байлар Сабасы, Теләче районнарыннан да командалар килгән иде. Ике келәмдә барлыгы 75 көрәшче  бил алышты.

Яңа Арыштан Дилюс Гилмеханов, Күгәрченнән Фәнис Хисмәтов, Рәнис Шәрәфиев үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар. Ә командыбыз биектаулыларны гына алга уздырып икенче урынны алды.

 Җиңүчеләргә ветеранның оныгы, ООО “Барспром” рәистәше Алмаз Нәбиуллин әзерләгән призлар, медальләр тапшырылды.

Илгиз Җамалиев.

 

 

 

Автор фотолары.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса