Әлмәттә авариядә автобус капланган
Юл-транспорт һәлакәте 9 май көнне көндезге берләр тирәсендә теркәлә.
Шоссейная белән Интернациональная урамнары киселешендә ВАЗ-2110 машинасы автобуска килеп бәрелә, нәтиҗәдә соңгысы каплана. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә 12 кеше, 5 техника катнаша.
Фото вакыйга булган урыннан алынды.
