Язучы Рәмзия Габделхакованы Чирмешәндә бүләкләделәр
Якташыбыз, язучы Рәмзия Габделхакова Чирмешән районы хакимиятенең Утыз Имәни премиясенә лаек булды.
-Минем өчен бу бик зур бүләк. Бүләкләнүем турында хәбәрне ишеткәч үк күзләремә яшьләр килде. Мине онытмаганнары, шулай зурлаганнары өчен якташларыма зур рәхмәт, - ди Рәмзия Гайсә кызы. Рәмзия ханым үзе Чирмешән районында туып үскән, күп еллардан бирле Лениногорскида яши
Бу турыда “Безнең Чирмешән” газеты сайты хәбәр итә, фотолар да шуннан алынды.
