Сак булыгыз! Һава торышында үзгәрешләр бар
Иртәгә, 28 февраль көнне Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак, кар һәм юеш кар явуы көтелә.
Кайбер районнарда исә буран булуы ихтимал, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һава температурасы 0-5 градус салкын булса, көндез -2-+2 тирәсе булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык, сак йөрегез!