Күрше шәһәр шоферлары юллардан зарланып прокуратурага коллектив шикаять язган
Әлмәт шоферлары юл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән судлашырга җыена – машина йөртүчеләр юллар торышыннан канәгать түгел икән.
Геофизическая урамындагы күлләвектә “яшерелгән” чокырларга эләгеп, дистәләгән машина автосервиска барырга мәҗбүр булган. Биредә эшләүче осталар да язга чыгу белән автосервиста зур чират хасил булуын әйткән.