Коточкыч фаҗига: дүрт кеше янып үлгән
Янгын тугыз катлы йортның беренче катындагы фатирда чыга.
Новоуральскида булган әлеге янгын дүрт кешенең – әби, бабай, ана һәм аның 2007 елгы баласының гомерен өзә. Алар төтенгә тончыга. Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккандыр дип фаразлана. Төнлә чыккан янгын хакында фатирда яшәүче хатын-кызларның берсе шалтырата, тик алар төтен белән агуланып фатирдан чыга алмый кала.
Источник: http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/10028-kotochkyich-fa%D2%97iga-d%D2%AFrt-keshe-yanyip-%D2%AFlg%D3%99n.html