Зәй ресурс үзәге белән ветераннар да кызыксына
Зәй политехник колледжында “Челтәр компаниясе” ААҖнең буыннар форумы делегатлары булып китте. Биредә энергетика тармагы ветераннары белән яшьләр очрашуы узды. Өлкәннәр үз хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашса, яшьләр бүгенге көндәге уңышлары, ресурс үзәгендә югары басым астында эшли алучы белгечләр әзерләү процессы белән таныштырдылар.