Әлки районында иң оста балыкчыны ачыкладылар
(Әлки, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районында иң оста балыкчыны ачыкладылар. Иң зур балыкны Түбән Биктимер авылыннан Равил Ибраһимов тотты, ә Иске Матактан Петр Смородинов тотылган балык саны буенча иң яхшысы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Традицион бәйге район үзәге плотинасында узды. Балыкчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев сәламләде. Ул ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Бозга районның танылган балыкчылары җыелды — ярышларда барлыгы 16 кеше катнашты. Читать дальше...