«Яшел Үзән» редакциясе йөртүчесе Россиянең мактаулы доноры булган
(Яшел Үзән, 8 февраль, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). «Яшел Үзән» редакциясе йөртүчесе Петр Писарев Россиянең мактаулы доноры булган. Петр Писаревның машинасы һәрвакыт төзек һәм теләсә кайсы минутта юлга кузгалырга әзер. Аның «Яшел Үзән» редакциясендә эшләвенә быел 20 ел була. Шофер машинасын гына түгел, үзен дә нык кайгыртып яши. Сәламәт яшәү рәвешен алып бара, бервакытта да авырмый. Петр Писарев 16 ел кан тапшыра. Кан үзәгеннән чакыру килә икән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ул юлга чыгарга әзер, — дип хәбәр итә район басмасы. Читать дальше...