(Алабуга, 18 май, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабугада Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегенең яңа начальнигы билгеләнде. Ул — полиция капитаны Руслан Харисов. 2021 елның 14 маенда аны рәсми рәвештә шәхси состав белән таныштырдылар. Хәзерге көнгә кадәр Харисов Руслан Менделеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын башкарган. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегенең теркәү-имтихан бүлегенең яңа башлыгы билгеләнде. Читать дальше...