Балаңны карамасаң – 10 мең сум штраф түләрсең
Бер яшьлек баласын ана кеше карамаган: бик еш спиртлы эчемлекләр кулланган, ашатмаган. Шунлыктан балада анемия авыруы башланган.
Табибларга да ул аны алып бармаган. Ә кызчык туган да ук йөрәк авыруы белән туган булган. Урамга һава суларга чыгу турында сүз дә булмаган, аның белән ана кеше сүгенеп аралаша торган булган.
Чаллыда яшәүче анага суд 10 000 сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгарган.
