Зәйдә партия эчендә алдан тавыш бирүнең соңгысы үтте (фотолар)
Билгеле булганча, агымдагы елның 13 сентябрендә, республикада Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар белән беррәттән, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын да сайлаулар үтә. Шуңа әзерлек йөзеннән районда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге үз кандидатларын барлау максатында, партия эчендә алдан тавыш бирү, ягъни праймеризлар үткәрүне башлады. Инде ул районның 22 авыл җирлегендә узды. Бүген исә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда партия эчендә депутатлыкка кандидатлар буларак сайланырга теләгәннәргә алдан тавыш бирүләр оештырылды.
Праймеризда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Фоат Комаров, “Бердәм Россия” партиясе Зәй җирле бүлеге секретаре Разиф Кәримов, партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы 30 кандидат, 300 сайлаучы (выборщик), исәпләү комиссиясе әгъзалары катнашты. Очрашу барышында үзләре белән таныштырырга, сайлау алды программасын бәян итәргә теләүчеләргә сүз бирелде. Алар арасында инде моңа кадәр дә депутат буларак эш күрсәткән мөхтәрәм шәһәрдәшләребез бар. Мәсәлән “Мефро уилз Руссия-Зәй заводы” ҖЧШ техник директоры Азат Вәлинуров район икътисадын күтәрүдә заводта баручы үзгәрешләрнең мөһимлеген ассызыклады, ГРЭСның инвестицияләрне тормышка ашыру бүлеге башлыгы Валерий Акатьев, станциянең район бюджетын төп тулыландыручы оешма булуына өстәп, торак-коммуналь хҗалыгы өлкәсендәге төзекләндерү эшләренә һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәмләшүдә зур роль уйнавын әйтте, 2нче мәктәп директоры Тамара Биккинина мәгариф, тәрбия мәсьәләләренә, патриотизмны пропагандалауга төп игътибарны юнәлтәячәген белдерде. Ә яшь кандидатлар үзәк дәваханә баш табибы урынбасары Вадим Усмановның сәламәтлек саклау өлкәсе буенча, 4нче мәктәпнең физкультура укытучысы Алексей Ревинның спорт белән шөгыльләнеп үсүче, нык бәдәнле буын әзерләү мөһимлегенә басым ясап сөйләгән чыгышлары праймеризда катнашучылар тарафыннан алкышларга күмелде. Соңыннан сүз алган депутатлыкка кандидат Разиф Кәримов районда якын киләчәктә булачак үзгәрешләр белән таныштырды, аларның уңышлы тормышка ашырылуы өчен бердәмлек тырыш хезмәтнең мөһимлеген ассызыклады.
- Бүген районда хезмәт урыннарының җитәрлек булмавы билгеле, шуңа да без күрше шәһәрләргә йөреп эшләүне хуплыйбыз. Әмма якын киләчәктә үзебездә, һичшиксез, яңа эш урыннары, яңа җитештерү мәйданнары ачу нәтиҗәсендә эш урыннары булдырылачак. Һәр тармак - җитештерү булсынмы, социаль өлкәме – игътибардан читтә калмаячак, без үсешкә йөз тотабыз, - диде ул.
Праймеризның икенче өлешендә сайлаучылар 30 кандидат исемлеге язылган бюллетень буенча яшерен тавыш бирделәр. Анда күрсәтелгән 30 кандидатның, иң күп дигәндә, 20сен яклап тавыш бирү мөмкин иде. Ә тавыш бирү йомгаклары буенча барлык кандидатларның рейтингы билгеләнде. Бу рейтинг алга таба депутатлыкка кандидатлар күрсәтүгә нигез булып тора.
