Җәмәгатьчелек Президентны хуплый
![Җәмәгатьчелек Президентны хуплый](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/4e0e0929a9e28d6dc11af73535d78609_S.jpg)
Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстанда 2015 ел Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Әлеге ел кысаларында яшеллекле ял итү урыннарын реконструкцияләү буенча күләме һәм планы белән дә киңкырлы булган программа тормышка ашырыла. Әлмәттә дә бу җәһәттән зур эш башланды.
Республика Президенты нияте буенча парк һәм скверларны реконструкцияләү кешеләрдә яңача ял итү культурасын формалаштыруга юнәлдерелергә тиеш. Ә моның өчен һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алырлык шартлар тудыру мөһим. Нәкъ менә шәһәр җирендә матур табигатьле урында бөтен мөмкинлекләр тудырып ясалган әлеге парк-скверлар яңача ял итү урыннары булачак та.
Мәгълүм булганча, март аенда Рөстәм Миңнехановка республика башкаласының парк зоналарын төзекләндерү проектлары тәкъдим ителде. Президент бу идеяләрне хуплады, әмма реконструкция эшләренә керешкәнче башта халык фикерен дә тыңлау кирәклегенә күрсәтте. Шулай итеп җәмәгатьчелек проектларны тикшерә башлады.
Искә төшереп узабыз, быелга 160 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырылган. Әлеге максатларга республика бюджетыннан шәһәр һәм районнарга 1 миллиард сум җибәреләчәк. Планда – гамәлдәге яшел зоналарны тәртипкә китерү һәм 800 гектар мәйданда яңаларын төзү.
Парк һәм скверлар елында нефтьчеләр башкаласы да “яшел рекорд” куярга уйлый. Хәбәр иткәнебезчә, программа кысаларында бездә дә яшелләндерү алып барылачак һәм яңа ял итү урыннары ясалачак. Кар эреп бетү белән үк әлмәтлеләр эшкә кереште. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин билгеләп үткәнчә, 1 апрельдән 21 майга кадәр төбәктә 31689 төп агач утыртылган. Гафиятуллин, Тынычлык урамнары тирәсендә быел “Шәмсенур” скверы пәйда булачак. Исемгә килгәндә, ул шушы тирәдә чыккан чишмә атамасы. Бүген әлеге урын кырмыска оясын хәтерләтә. Эшчеләрнең бер төркеме сквер булачак мәйданны агачлардан арындыру белән мәшгуль. Икенчеләре Бигәш инешен чистарта. Инешнең як-ягы да төзекләндерелә. Кыскасы, тиздән әлеге урын икенче шарлавыклы буаларга әйләнәчәк. Җәяүлеләр сукмагы, велосипед юлы, тренажерлар, өстәл уеннары – боларның барысы да шәһәрдә яшәүчеләрнең теләге буенча ясала. Кышын монда чаңгы трассасы ясарга уйлыйлар. Шулай ук балалар мәйданчыгы да булачак. Ә инде яшел үсентеләр турында әйткән дә юк. Wi-Fi зонасы ясау турында да онытмаганнар.
“Көнбатыш капка” микрорайонында яшәүчеләргә дә тыныч, яшеллеккә бай булган урын эзләп еракка барырга туры килмәячәк. Быел “Бигәш” скверының икенче чиратын төзү дә тәмамланачак. Беренче чираты төзелешенә узган ел Экология министрлыгы һәм җирле бюджет акча бүлеп биргән булган. Биредә
дә велосипед юллары түшәләчәк, өлкәннәр һәм балалар мәнфәгатьләре дә кайгыртылган.
Габдулла Тукай һәйкәле артындагы сквер да программа кысаларында реконструкцияләнә. Монысы поэзия, проза сөючеләрнең фикере искә алынып төзекләндерелә. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, скверны Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге шефлыкка алды. Без монда өмә уздырырга да өлгердек инде. Киләчәктә бәйрәмнәребезне дә шушында үткәрү планлаштырыла.
Әлеге өч сквер проектларын тормышка ашыруга республика бюджеты 52,478 миллион сум акча бүлеп бирә. Җирле бюджет аның яртысы күләмендә – 26,239 миллион сум өлеш кертә.
“Яшьлек” микрорайонындагы сквер өчен 4,5 гектар мәйдан каралган. Төзелеш “Татнефть” компаниясе көче белән алып барыла. Скверда спорт зонасы аерым булачак. Шулай ук өч балалар мәйданчыгы, велосипед юллары, спорт инвентарен прокатка бирү пункты, җәйге кафе, фонтан төзү, кече архитектура формалары урнаштыру күздә тотыла. Проектта әлеге ял итү урыныннан кышын да файдалану мөмкинлеге каралган. Мисал өчен, универсаль спорт мәйданчыгын кышын шугалакка әйләндерерлек итеп ясала. Интернет та янәшәдә генә – Wi-Fi зонасы түләүсез хезмәт күрсәтәчәк.
Әлеге скверларның һәммәсе шәһәр төзелеше советында да тикшерелде. Шулай ук җәмәгатьчелек советы да бу сорауны көн тәртибенә куйды. Фикер бер – халык өчен кирәкле һәм файдалы программа, проектларның һәммәсе шәһәрдә яшәүчеләрнең барлык теләкләре игътибарга алынып төзелгән.
Әнфәс Шакирҗанов, “Татнефтегазпереработка” идарәсенең газ белән эретеп ябыштыручысы:
- Республика җитәкчелегенең халык өчен тырышуын тоеп яшибез. Рөстәм Миңнехановның шәһәрләрне яшелләндерү, ял итү урыннары ясау идеясына шатланмый мөмкин түгел. Яшеллек – ул саф һава, димәк, сәламәтлек дигән сүз дә. Безнең бу Бигәш инеше кырык елга якын чүп-чар арасыннан акты. Ниһаять, аны чистартуга, төзекләндерүгә керештеләр. Рәхмәттән башка сүз юк.