Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2015

Мөнир АБДУЛЛИН: ЙӨЗГӘ КАДӘР ЯШИСЕҢ КИЛӘМЕ?

0

Статистикага караганда, Россия медицинасы Җир шарында 51нче урынга төшкән. Лидерлар сафында - Сингапур, Гонконг, Италия, Япония, Көньяк Корея. Бу илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, дәүләт үз халкының сәламәтлеген саклауга никадәр күп акча бирсә, бу илләрдә кешеләр шулкадәр озак яши. Безнең илдә хәзер медицинага акча кысып кына бирелсә, аның күп бирелгән заманнары да истә әле. «Сәламәтлек» дигән милли проект тормышка ашырылган елларда медицинага акчаны кызганмадылар. Шул вакытларда халыкның гомере озая башлады. Соңгы мәгълүматлар күрсәткәнчә, хәзер Россиядә уртача гомер  озынлыгы 71,6 яшькә җитте. Әмма бу бүтән илләр белән чагыштырганда күпкә ким. Хәтта Чехия, Венгрия, Словакия кебек илләр дә безне узып китте. Аларда кешенең гомер озынлыгы уртача 76 яшь. Россия халкының уртача яшен 2018 елга 74кә җиткерү бурычы куелды.  Моңа җитү бик икеле. Чөнки медицинаны финанслау елдан-ел кими бара.

Соңгы ике елда халыкның сәламәтлеген саклауга каралган еллык чыгым күләме 614 миллиард сумнан 502 миллиардка калды. 2015 елга ул тагын да кимрәк. Медицинага мондый караш хастаханәләрнең ябылуына, табибләрнең кимүенә, бушлай медицина ярдәме күрсәтү системасының какшавына китерәчәк.

Хөкүмәтнең планнары тагын да зуррак. Ул хастаханәләрне шәхси затларга бирергә җыена. Медицина учреждениеләреннән файдалану элеккечә бушлай булачак, дисәләр дә, моңа ышануы кыен. Ник дигәндә, бизнесмен абзаң сине дәвалау өчен акча түләп ятырга ахмак түгел ич. Шулай да бер хастаханәдә тәҗрибә үткәреп караганнар. Бушлай УЗИда күренү өчен  2 ай чиратта торасың, ә тизрәк күренәсең килсә, өч мең сумыңны чыгарып саласың.

Революциягә кадәр медицинага меценатлар күпләп акча биргән. Аерым кешеләрнең акчаларына клиникалар салынган. Казанда да андый мәрхәмәтле затлар булган. Сәүдәгәр Шамов хастаханә салдырган. Хәзер йөз ел буе авыруларга ярдәм күрсәткән шушы дәвалау йортын ябып, кунак өе ясарга җыеналар. Хәзерге байлар медицинага акча бирергә алай бик ашкынып тормый. Хәтта күптән түгел кабул ителгән меценатлык турындагы законда медицина учреждениеләре искә алынмаган. Мәдәният, сәнгать, мәгариф оешмаларын онытмаганнар. Медицина кайсы ягы белән алардан ким? Нишләмәк кирәк, медицина түрәләрнең сөймәс сөяге булды. Ләкин үзләрен онытмыйлар.

2014 елның октябрендә  «Сәламәтлекне саклау  турында»гы законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер дәүләт хезмәткәрләре бюджет исәбенә бушлай дәваланачак. Медицина иминияте фондындагы акчалар гына җитми икән.

Уйлап карагыз: бүген Россиядә 30 меңләп табиб җитми. Татарстанда да бу  яктан мактанырлык эш юк. Кемнең аз хезмәт хакына эшлисе килсен?!

Менә шундый шартларда ничек йөзгә кадәр яшәргә? Без Евросоюз илләренең барысына караганда да азрак яшибез икән, медицина дилбегәсен кулында тоткан түрәләргә сорау бирергә хакыбыз бар: ни өчен? Кем генә дөрес яшәү рәвеше турында сөйләмәсен, әле берсенең дә: “Ничек 100 гә кадәр яшәргә мөмкин?” - дигән сорауга анык кына җавап биргәне юк. Күп кенә илләрдә гомер озынлыгын йөзгә җиткерү турында сүз алып барганда, безгә аны 74 кә җиткерү турында сөйләргә дә оят!

Ә ничек гомерне озайтырга? Икътисади  блокада шартларындагы  Куба халкы бездән күпкә озаграк яши. Кубалылар болай ди: без ит ашамасак-ашамыйбыз, ләкин медицинага акча кызганмыйбыз. Нәрсә соң ул дөрес яшәү рәвеше? Эчмә, тартма, әмма көн саен җәяү йөреп кер, физик яктан актив бул. Тик тормыш үзенчә хәл кыла. Кешеләр бер-берсенә охшамаган, геронтологлар әйткәнчә, һәр кешедә озак яшәү өчен җаваплы геннар бар. Әгәр дә синең әти-әниең 90 га кадәр яшәгән икән, алардан туган балаларның  яшьтәшләреннән 5-6 елга күбрәк яшәү мөмкинлеге бар. Хикмәт шунда, геннарга үзләрен күрсәтү өчен шартлар кирәк. Белгечләр моңа мисал итеп Англия Премьер-министры Черчилльне китерә. Ул эчкән дә, тарткан да. Туксан яшен узып вафат булган. Гадәттә, эчкән кешенең бавыры авырый, цирроз була, диләр. Гомерендә тәмәке тартмаган яки эчмәгән кешеләрнең дә цирроз, яман шеш, зиһенне югалту кебек чирләр белән авыру ихтималы зур һәм  авыручылар да җитәрлек. Күрәсең, Черчилльнең геннары яман шеш авыруына каршы тора алган. Галимнәр шуны исбат иткән: тәмәкедәге канцероген матдәләр гомерне  нибары 2 елга кыскарта. Димәк, тәмәке тартучылар тартмаучыларга караганда кимрәк яши икән,  бу кешенең организмындагы башка чирләр белән бәйле.

Озак яшәү, вакытыннан элек картаюны акрынайту турында сөйләгәндә, әлбәттә, дөрес туклану, диета саклау проблемасы алга килеп баса. Хәтта берзаман «Кремль диетасы» турында да күп сөйләделәр. Тик диета белән генә гомерне озайтып булса икән. Бездә, гадәттә, адәм баласына чир йоккач, диетага утырырга кушалар. Әмма диета саклыйм дип теләгән ризыгыңнан баш тарту да яхшыга китерми. Күңел тартмаган ашамлыкны организм үзе дә кабул итми. Хикмәт бит ашамлыкның күләмендә яки төрендә түгел, эш нинди сыйфатлы ризык куллануда.

Ашау турында искә төшергәндә һәм гомер озынлыгын, картаюны ашауга бәйләп сөйләгәндә, гыйбрәтле бер мисал китерәсем килә. Безнең кечкенә генә, 80 йортлы Урта Аты авылында (Арча районы) – әби, әниләр бик озак гомер кичерде. Һәркайсы диярлек 85-90га кадәр яшәде, кайберләре бу яшьне дә узып китте. Алар  нәрсә ашап гомер иткән? Авыр сугыш елларын, аннан соңгы дәверне баштан кичергәннәр, ач-ялангач чаклары да булган. Бөтен ашаган ризыклары: ит (ул гел булып тормаган), сөт, катык, эремчек, күкәй, арыш ипие. Чәй дә тансык булган: җиләк яфраклары җыеп, кайнатып эчкәннәр. Керосин лампасы яндырганнар, өйләрне утын   ягып җылытканнар. Ни радио, ни телевизор! Табибләр, даруханәләр авыл кешесенең ике ятып бер төшенә дә кермәгән. Өйдә 6-10 бала табып үстергәннәр. Шундый шартларда да яшәп ничек туксанга җиткәннәр дисезме? Безнең әбиләр, әниләр табигый ризыклар ашаган. Физик хезмәт аларның яшәү рәвешенә әйләнгән. Шулай да, озак яшәүләренең бер сәбәбе шунда: безнең әби, әниләргә, гомумән, хатын-кызларга сабырлык, мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, түземлелек, игелек, яхшылык кылырга тырышу кебек сыйфатлар хас. Алар бәла-каза килгәндә дә, авырып киткәндә дә, кайгы-хәсрәткә  юлыкканда да түземлекләрен югалтмаган, кешегә эчтә ачу сакламаган, хәрам малга кызыкмаган.

Әмма кешеләр картая. Бу - табигый хәл. Озак яшәргә тырышу - адәм баласының күптәнге хыялы. Тик без вакытыннан элек һәм тиз картаюга китергән сәбәпләр турында онытабыз. Билгеле, климат шартлары, кешенең нәсел-нәсәбе, холык-фигыле, гаиләдәге хәл-әхвәл, йокы, нерв киеренкелегеннән саклана белү, физик активлык җитми. Моның файдасы бәхәссез. Белгечләр фикеренчә, җәяү, бигрәк тә тиз йөргән кешеләрнең йөрәк мускуллары яхшырак эшли. Даими җәяү йөргән кешеләр кимендә ун елга гомерләрен озайта. Әлбәттә, физик активлык белән йөкләнгән физик эшне бутарга ярамый. Физик активлык, дигәч тә, утын яру яки бакча казу дип кенә уйламагыз. Ни өчен биючеләр озак яши? Алар гел хәрәкәттә. Бию остасы Игорь Моисеев 101 яшенә җитте. Балерина Матильда Кшесинская – 99, Галина Уланова 90 яшендә вафат булды. Күптән түгел танылган балеринабыз Нинель Юлтыева 89 нчы яшендә якты җиһаннан китте.

Геронтологлар тормыш шартларыннан оста файдалана белүчеләр озак яши, дип саный. Алар моңа мисал итеп иҗат кешеләрен китерә. Борынгы грек драматургы Софокл “Эдип” трагедиясен йөзенче яшендә язган. Рәссамнар Микеланджело 90 яшендә дә, Тициан – 99 да да иҗат иткән. Скульптор Сергей Коненков 97 гә кадәр яшәгән. Гомәр Бәширов 98 яшенә җитеп вафат булды. Безнең атаклы артистларыбыз Усман Әлмиев, Мөнирә Булатова, Фәйзи Йосыпов һәм башка кайбер атаклы кешеләребез туксанны узып җан тәслим кылды.

Бездә спортчылар да озак яши, дигән фикер таралган. Янәсе, алар физик нагрузка нәтиҗәсендә картаюга бирешми. Янәсе, спорт кешене яшәртә. Мондый фикер чынбарлыкка туры килми. Спортчылар, кагыйдә буларак, кыска гомерле. Аларның уртача гомер озынлыгы – 69 яшь. Табибләр моны зур физик нагрузка аркасында организмда агулы матдәләр-токсиннар туплануы белән аңлата.

Безнең бик озак яшәүчеләр турында да ишеткән бар. Мәсәлән, Венгриядән Чартен дигән берәү 185 ел, колумбияле Солис – 182, әзәрбәйҗанлы Ширали Мөслимов – 168, инглиз Парр 152 ел яшәгән. Адәм баласының кайбер органнарының шулай озак эшли алуына мин үзем бик сагаеп карыйм.

Кайберәүләр Ходай күпме язган, шулкадәр яшәрбез, гомер озынлыгы, картлыгың аның кулында, диләр. Бу үлеме турында уйлап йөргән кешенең үз-үзен тынычландырырга тырышуы. Шулай да, белгечләр адәм баласы 120-140 яшенә кадәр яшәргә тиеш һәм яши ала, дип расласа да, моңа үзләре дә ышанып җитми. Әгәр дә галимнәр фикеренә колак салып, организмның төзелешен күз алдыннан үткәрсәң, адәм баласының шул яшенә җитү мөмкинлеге юк.

Ремонт ясап техниканың эшләү вакытын озайтып булса, адәм баласының органнары моннан мәхрүм. Трансплантация, ягъни органнарны алыштыру турындагы мактануларны исәпкә алсаң, ул кешенең гомерен бераз озайтса да, картаюны туктата алмый. Гомумән, медицина соңгы елларда алга китсә дә, искитәрлек операцияләр ясалса да, табибләр күп кенә авыруларны уңышлы дәваласа дә, адәм баласының яшен йөзгә җиткерү өчен Россия медицинасы көчсез. Хәтта илнең иң яхшы медицина учреждениеләре хезмәт күрсәткән, академиклар, профессорлар дәвалаган, кыйбатлы дарулар кулланган дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларының берсе дә, М. Горбачевтан башка, 80 яшенә кадәр дә җитә алмады. Сез чит илләрнекен күз алдыннан үткәрегез әле. Берничәсен генә искә төшерәм.

К.Аденауэр (Германия), Черчилль (Англия), Пиночет (Чили), Рейган (АКШ), Ерузельский (Польша), Мандела (Көньяк Африка Республикасы)  туксанны узып вафат булды. Тито (Югославия) 88 яшенә кадәр яшәде. АКШ Президентлары Картер, Буш туксанда да исән-сау йөриләр. Кастро (Куба) 88гә җитте. Ә Германиянең элеккеге канцлеры Шмидт 97 яше белән бара. 2014 елда Россиягә дә килеп китте. Үз гражданнарының сәламәтлеген ныгыту, вакытыннан элек картаюга китергән сәбәпләрне бетерү өчен көч һәм тырышлык куйган, акча кызганмаган, табибләргә тиешлесен түләгән илләрдә халыкның озак яшәве гаҗәп түгел.

Инде берничә сүз дарулар турында. Чөнки кешеләр чирләп китсә, тизрәк дару  эчәргә тырыша. Әлбәттә, дарулар вакытлыча авыруның хәлен җиңеләйтә, әмма аның сәламәтлеген ныгытмый.

Хәзер халыкның даруларга ихтыяҗын белеп, Казанда да чат саен даруханәләр ачтылар. Бәяләр арта бара. Ләкин, үзәк матбугат язмаларыннан күренгәнчә, чит илләрдә дарулар бездәгедән арзанрак. Өстәвенә Көнбатыш илләрендә дарулар хакын страховкалау   компанияләре  түли.

Россиянең  дару базарында иң куркынычлысы - сатуга ялган дарулар чыга. Россиядә дарулар белән агуланудан ел саен ярты миллионга якын кешенең гомере өзелә.

Бәлки, яңа закон бу эштә тәртип урнаштырырга ярдәм итәр. Федерация Советы ялган дарулар ясап чыгарган өчен кимендә 2-4 елга, үлемгә китергән очракларда 10 елга төрмәгә ябарга киңәш итә. АКШта күптән инде ялган дару ясаучыларга каты җәза бирелә. Анда моның өчен 200 мең доллар штраф каралган яки гомерлеккә төрмәгә ябып куялар.

Ничек кенә дисәк тә, дару дару инде, ул гомерне озайтмый. Әмма һәркемнең озак яшисе килә. Бүген сау-сәламәт булуыңа сөен. Фәнгә яки рекламага ышанып кына озак яшәрмен дип уйласаң - нык ялгышасың. Бүген акыл сатучылар, озак яшәргә өйрәтүчеләр шулкадәр күп, кайсын тыңларга да белмисең. Бу уңайдан борынгы рим философы Сократтан да яхшырак әйтеп булмастыр: «Әгәр дә адәм баласы үзенең сәламәтлеге турында  үзе кайгыртмаса, ул чакта аның саулыгы өчен нәрсә файдалы икәнлеген үзеннән башка яхшырак белүче табиб табылмаячак».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Стоит ли отдавать ребенка в частную школу?


Желдорреммаш определил лучших работников локомотиворемонтных заводов 2024 года

Почему туристов в Сочи называют странным словом  «бздых»

Масспостинг вертикальных видео в TikTok, Youtube-shorts, ВК-клипы, Reels.

Как стильные прически и отличный макияж могут изменить имидж


Raging Richarlison slams ‘f***ing s***’ card as Tottenham star’s EA FC 25 rating is revealed

My mother and I were still estranged when she died in 2019. I went to a medium to connect with her and it brought me closure.

Every time we go on holiday my husband ogles other women on the beach

Inexperienced Secret service agent called tech support hotline for help piloting drone ahead of Trump rally shooting: bombshell report


Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Задержан предполагаемый виновник смертельного ДТП с автобусом в Прикамье

На Неву вернулся один из первых речных трамвайчиков Петербурга

Стоит ли отдавать ребенка в частную школу?


Ранняя версия Mini Empire: Hero Never Cry с русским языком доступна в Google Play

Мультиплеерный данжен-кроулер Greedy Wizards: Speed Dungeon вышел в новой стране на iOS и Android

Elgato Game Capture Neo review

Кровь, кишки и всё такое в трейлере новых добиваний для Mortal Kombat 1



Стоит ли отдавать ребенка в частную школу?

Что нового в законах об апартаментах в 2024 году?

Стоит ли отдавать ребенка в частную школу?

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»




Мы рядом: пять советов, как помочь подростку справиться с одиночеством

Стоит ли отдавать ребенка в частную школу?

Ударит новая волна заморозков: синоптик Вильфанд огорошил свежим прогнозом

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»


Электрички в Тверь из-за модернизации станций МЦД-3 будут следовать с отменой остановок

Не пропустите самое интересное: афиша 1 по 15 октября

Москвичам пообещали летнюю погоду после похолодания

Благотворительный баскетбольный матч фонда «Шаг вместе» провели в Москве


Даниил Медведев вышел во второй круг турнира ATP-500 в Пекине

Янник Синнер не приедет на турнир ATP-500 в Вену

Рахимова обыграла Биррелл и вышла во второй круг WTA 1000 в Пекине

Первую ракетку мира подводят под срок // Всемирное антидопинговое агентство будет добиваться дисквалификации Янника Синнера


Фанаты Гарри Поттера почтили память актрисы Мэгги Смит у «Хогвартса»

Электрички в Тверь из-за модернизации станций МЦД-3 будут следовать с отменой остановок

В Ярославской области осужден организатор наркотраффика

Москвичам пообещали летнюю погоду после похолодания


Музыкальные новости

Озвучено, сколько заработал музыкант Юрий Башмет на своей фирме

Скульптор из Краснодара победила во Всероссийском конкурсе «Мы верим твердо в героев спорта»

Инициативы Олега Митяева

Валерий Гергиев откроет во Владикавказе новый Культурный центр



Что нового в законах об апартаментах в 2024 году?

Стоит ли отдавать ребенка в частную школу?

Стоит ли отдавать ребенка в частную школу?

Фестиваль «Песня года» 2024 состоится в ДС «Мегаспорт» в Москве


Что нового в законах об апартаментах в 2024 году?

Петербург может стать столицей БРИКС

Легенда мирового хоккея Игорь Ларионов - амбассадор бренда "Лошадиная сила"

Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?


Эксперт Фиронов рассказал, что будет с ценами на авто с 1 октября

Певица Натали Орли вернулась к истокам

С 1 ноября изменится стоимость парковки на ряде улиц Москвы

Автомобили с 1 октября подорожают из-за новых ставок утильсбора


Рябков назвал «развернутой» реакцию Запада на заявления по ядерной доктрине РФ

Рябков: Россия фиксирует реакцию Запада на изменения своей ядерной политики





«Затруднилось дыхание, опустилось веко»: россиянка заразилась ботулизмом после приема у косметолога

Педагогов обучат навыкам первой медицинской помощи

Пропавшую жительницу Петербурга с деменцией нашли в Москве

Кузнецов попал в больницу после матча КХЛ с «Северсталью»



РПЛ. ЦСКА — «Ахмат». Прямая трансляция, смотреть онлайн

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Экс-футболист "Манчестер Юнайтед": Лондон хотят сделать резиновым, как Москву

Олимпийские ценности: доступное жилье в Иваново сдадут по улучшенному стандарту




Собянин пообещал продлить скоростные диаметры Москвы в Ярославскую область

Сергей Собянин. Главное за день

«В ближайшие регионы»: Собянин анонсировал продление МЦД до четырёх областей


Первое армянское название в Москве

Москва представила аналитический доклад по ...

В царстве растений. Самая большая коллекция магнолий в России собрана в Гагаринском районе

Приехал из Москвы в Рязанскую область за уголовным делом браконьер


Синоптик Ильин дал прогноз погоды в Москве на начало октября

Делайте взносы! Как в регионах справляются с дефицитом социальной инфраструктуры

В Ярославской области осужден организатор наркотраффика

Благотворительный баскетбольный матч фонда «Шаг вместе» провели в Москве


В Гидрометцентре прогнозируют температуру на 6-10°С выше нормы в нескольких регионах России

Прокуратура проверяет информацию о пропаже вертолета в Архангельской области

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный

В пропавшем в Архангельской области вертолете находился депутат Сметанин


Прогноз погоды в Крыму на 26 сентября

В Симферополе появится новый бизнес-центр “Крымский”

В районе Симферополя появится необычный жилой квартал

Творческая композиция «Диво дивное руки творят».


В Ярославской области осужден организатор наркотраффика

«Фунт растет. Местные боятся держать деньги в наличке — все сбережения на карточке». Канчельскис — о жизни в Англии

Россияне ищут свою "Италию": эксперт о привлечении туристов в Томск

На Поезде мечты — от Владивостока до Москвы












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Марин Чилич

Эйсинг-777 // Марин Чилич стал самым низкорейтинговым чемпионом турнира АТР






Благотворительный баскетбольный матч фонда «Шаг вместе» провели в Москве

Москвичам спрогнозировали до 23 градусов тепла в субботу

Котёнок, яд и анализы в Москве: Гибель четырёх детей под Красноярском остаётся нераскрытой

Синоптик Ильин дал прогноз погоды в Москве на начало октября