Кызу көннәрнең кайчан бетәсе билгеле булды
Бу көннәрдә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 9 градуска югары.
Эссе көннәр киләсе атна уртасында гына чигенә башлый әле. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, температура чәршәмбе көнне акрынлап төшә башлый. Ә җомга көнне көндез 22 градус кына булачак.
Бүген, 31 майда, Татарстанда 33, иртәгә – атнаның беренче көнендә 34 градуска кадәр эсселек көтә. 31 май – 2 июнь көннәрендә яшен һәм кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы да бар.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/44904-kyizu-kөnnәrneң-kaychan-betәse-bilgele-buldyi.html
Фото:
