Хатынын үтергән, үзе асылынган
Чакыру буенча килеп җиткән хокук саклау органнары хезмәткәрләре фатирда чәнчеп үтерелгән хатын һәм бауда асылынып торган иргә тап булалар. Ирне тиз генә элмәктән алып ашыгыч ярдәм табиблары кулына тапшыралар.
Бу хәл Казанда була. Тикшерүчеләр версиясенә караганда, хатын даими эчкәне өчен ирен ачулана торган булган. Ир шуны өнәмичә хатынын чәнчеп үтергән. Ни кылганын аңлагач, ир үзе асылынырга карар иткән. Хәзер аның гомере медиклар кулында.
Үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.
