Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2015

Сулыкны чистарттылар

0
Бөтендөнья тирә-юньне саклау көне уңаеннан, “Нефтеавтоматика” уку үзәге  территориясендә экологик марафон үтте.

Республика табигый байлыклар һәм экология министрлыгы белән Лениногорск муниципалитеты  тарафыннан оештырылган “Чиста булачак” акциясенә 70кә якын кеше чыкты.

Болар – студентлар, “Форпост” оешмасыннан, предприятиеләрдән иделәр. Халык телендә “моржовник” дип йөртелә торган сулык тирәсеннән карт куаклыкларны кистеләр, төзелеш чүп-чарларын йөк машинасына төяделәр. Сулыкның үзен дә чистарттылар.

 
Акциядә катнашучылар, шәһәрнең әлеге почмагы матур булсын дип, тырышып эшләде. Шәһәр башкарма комитеты Нәфис Ибраев әйткәнчә, төзекләндерүгә башлангыч салынды. “Сулык территориясен ай дәвамында тәртипкә китерәчәкбез.
 
Яр буена плитәләр җәяргә кирәк, суга төшәргә кечкенә баскычлар ясарга һәм күл тирәсенә эскәмияләр куячакбыз”, ди ул.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса