Кыйммәтле машина өчен 31 яшьлек әлмәтле Киров өлкәсе кешесен үтергән
Егет Әлмәтнең бер предприятиесендә әйдәп баручы инженер булып эшләгән.
18 июнь көнне Татарстан ЭЭМна 31 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итә һәм М-7 юлында, Питрәч районы территориясендә аны талауларын әйтә. Аның сүзләренчә, егеткә ике билгесез кеше һөҗүм итә һәм корал белән куркытып, зур суммада акчасын тартып ала.
Вакыйга булган урынга килеп җиткән оператив төркем ишекләре ачык булган «Тойота Лэнд Крузер-200» машинасына һәм янәшәдә генә атып үтерелгән ир-атка тап була. Аның 52 яшьлек Киров өлкәсе кешесе булуы ачыклана.
Җинаять булган урында хокук сакчылары эшләгән вакытта Питрәч районы полиция бүлегенең дежур частена Марий Эл кешесе шалтырата. Әлеге ир-ат дустын атып үтерүләрен, үзенең урманга качып өлгерүен әйтә һәм ярдәм сорый.
Берничә минуттан җинаять булган урыннан 200 метр читтә аны полиция хезмәткәрләре табып ала. Ир машинаның дустыныкы булуын, Казанга бергә аны сатарга килүләрен сөйли.
Соңрак ачыкланганча, май ахырында машина хуҗасы Интернетка «Тойота Лэнд Крузер»ын сатуы турында игълан урнаштыра. Аның белән кызыксынып, әлмәтле тәкъдим ясый. 3 млн 900 мең сумга сату хакында килешеп, алар Казанда 18 июньдә очрашырга сүз куеша. Сатучы дусты – Марий Эл кешесе белән барырга карар кыла.
Очрашканнан соң, әлмәтле машинада йөреп карарга теләвен әйтә, бераз ара үткәч, машинаны ошатуын белдерә.
Килешүне тутыру белән әлмәтле акча алу нияте белән сумкасын ача, әмма аннан ау мылтыгы чыгара. Марий Эл кешесе моны күрү белән урманга таба йөгерә, шул вакытта һөҗүм итүче машина хуҗасына ике тапкыр ата. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында ук үлә.
Әлмәтлене тоткарлыйлар. Ул икенче корбанын урманда эзләвен, ләкин таба алмавын әйтә. Шуннан соң трассага чыгып, янәсе аны талаулары турында полициягә хәбәр итә. Ул шулай ук ир-атларны үтергәч, урманда күмәргә һәм машинаны алып китәргә җыенуын сөйли.