Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2015

Күрше Теләче районында көчле гарасат булган

0

Бүген, 21 июньдә, төштән соң Теләче районының кайбер авылларында көчле гарасат булган.

 

Табигатьнең шул рәвешле шаяруы авыл халкына шактый зыян да китергән. Иң зур зыян күргән төбәкләрнең берсе – Иске Җөри авылы.

– Бу хәлне үз күзең белән күрергә кирәк иде, – дип хәбәр иттеләр Иске Җөри авылыннан Intertat.ru хәбәрчесенә. – Көчле җил чыкты, яшен, яңгыр, ком өермәсе... Урамга чыга торган да түгел иде.

Күп кенә хуҗалыкта җиләк-җимеш агачлары, яшелчәләр зыян күргән, авылда агачлар ауган, электр энергиясе өзелгән. Ә иң зур зыян күргән бер хуҗалыкка хәзер авыл белән өмә ясап булышмыйча да булмас, диләр Иске Җөридә. Аларның йорт һәм абзар түбәләрен кыегы белән урам уртасына ук кубарып ташлаган.

чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45591-tel%D3%99che-rayonyinda-kotochkyich-garasat.html

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса