Пляжда корал сатарга маташкан
Татарстанда «Арсенал» операциясе дәвам итә. Полиция хезмәткәрләре республикада яшәүчеләрдән законсыз корал табып алуын дәвам итә.
Шушы көннәрдә Казанның «Локомотив» пляжында 27 яшьлек егетне 7,62 калибрлы кулдан ясалган револьвер сатарга маташканда тоткарлыйлар. Ул башкалабызга якын бер бистәдә яшәүче эшсез булып чыга. Хәзер корал сату факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.