"02" хәбәр итә
Базарлы Матак һәм Юхмачы авылларында коралны дөрес сакламау очраклары ачыкланган.
Юхмачыда саклау кагыйдәләре бозылу сәбәпле шома көпшәле мылтык хуҗасыннан алынган. Ә район үзәгендә лицензияне теркәү срогы үтәлмәү аркасында ике травматик пистолетны иясеннән алганнар. Әлеге бозулар үткән атнада район полиция хезмәткәрләре үткәргән “Арсенал” операциясе барышында мәгълүм булган.
* * *
Татар Борнаенда тае белән бергә ат урлаган карак тотылган.
Малларны авыл янындагы кырдан район Сабан туе кичендә урлаганнар иде. Угры тотылган, аңа карата җинаять эше кузгатылган.