Өйдәшен пычак кадап үтергән
Бер ханым иптәшләре белән җыелып күңел ачканнан соң, өйдәшен пычак белән кадап үтергән.
Бу хәл Казанда була. Күршеләре әйтүенә караганда, язылышмыйча яшәүче ир белән хатын еш кына иптәшләре белән күңел ача торган була. Чираттагысыннан соң алар арасында низаг килеп чыга. Хатын өйдәшенә пычак белән бер генә кизәнә – туп-туры йөрәгенә кадый. Канга баткан ир фатирдан чыгып китмәкче була, әмма ишек төбендә егылып җан бирә.
Хатын ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Тик табиблар аңа берничек тә ярдәм итә алмыйлар. Хәзер тикшерүчеләр вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.